Бүген – 28 май көнне район башкарма комитеты бинасында “Хезмәтне саклау балалар күзлегеннән” дип исемләнгән балалар арасында үткәрелгән рәсем конкурсында җиңүчеләр җыелды. Әлеге конкурста быел барлыгы 60 бала катнашты.
Аларны районның хезмәтне саклау һәм хезмәт шартларын үтәү буенча координацион Совет рәисе Илшат Галимуллин котлап, бүләкләп узды. “Ел саен традицион рәвештә үткәрелүче бу конкурс үз дәрәҗәсен һәм актуальлелегн югалтмый, киресенчә, заманча алымнар арткан саен популярлаша гына бара. Бик күп төрле җитештерү тармаклары, һөнәр ияләре бар. Менә сез үз күзлегегездән чыгып, хезмәт шартларын үтәү, саклану чараларын булдыруны рәсемнәр аша әйтеп, аңлатып бирә белгәнсез!” дип балаларның куйган хезмәтен хуплады Илшат Солтанович.