«Факел» яшүсмерләр клубында тәрбияләнүчеләр бокс ярышларында катнаштылар

2019 елның 28 мае, сишәмбе

2019 нчы елның 24-26 маенда «Факел» яшүсмерләр клубында тәрбияләнүчеләр тренер Зәкиев Васил Ревалевич белән бергә Арча шәһәрендә Бөек Ватан сугышында җиңүне бәйрәм итү көненә багышланган бокс ярышларында катнаштылар. Безнең яшь боксчылар ярышларда матур чыгыш ясадылар. Сөләйманов Солтан беренче урынны яулады. Зарипов Салих, Веронян Арсен икенче урынны алдылар. Ә Хәсәнов Альберт өченче урынны алды. Җиңүчеләрне котлыйбыз! Тренер Зәкиев Васил Реваловичка рәхмәт әйтәсе килә! Тренировкаларда уңай хисләр, тату коллектив-бу спорт төрендә психологик әзерлек уңышының нигезе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International