2019 елның 29 маенда 9.00 сәгатьтә. Балтач муниципаль район башлыгы Р. Р. Нотфуллин рәислегендә өченче чакырылыш Балтач район Советы Президиумы утырышы узды. Утырышта Балтач район Советының чираттагы утырышына чыгарыла торган сораулар каралды.
Көн тәртибендәге мәсьәләләр буенча район башкарма комитет җитәкчесе урынбасары И. С. Галимуллин, җирле үзидарә органнары белән эшләү бүлеге җитәкчесе Р. Н.Хәйруллина, мәдәният бүлеге җитәкчесе Р. Н. Сәләхетдинова, төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык бүлеге җитәкчесе урынбасары Ш. Ф. Борһанов, юридик бүлек башлыгы Р. С. Фатыйхов, Балтач муниципаль район башлыгы урынбасары Н. Н. Сабирҗанов чыгыш ясадылар.
Балтач район Советының утызынчы утырышын 2019 елның 31 маенда 13.30 сәгатьтә үткәрү планлаштырыла. Утырышның көн тәртибенә түбәндәге мәсьәләләр кертелгән:
Утырышка район Советы депутатлары, район башкарма комитеты җитәкчесе, аның урынбасарлары, бүлек җитәкчеләре, район Советының җаваплы хезмәткәрләре чакырылалар