ЯҢАЛЫКЛАР


27
май, 2019 ел
дүшәмбе

28 май көнне 8.00 дән 12.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе җир законнарын бозу мәсьәләләре буенча «Бердәм кайнар линия көне» үткәрә. 

Начар метеорологик күренешләр: 2019 елның 28 маенда төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы буенча һәм Казан шәһәрендә урыны белән томан көтелә.

  Яңгул авылында авылында яшәүче Зарипова Мәдинә Сәфиулла кызына 26 май көнне 90 яшь тулды.

Татарстан VII WorldSkills Russia Милли чемпионатында беренче урынны алды. 24 майда Казан шәһәрендә 2019 елда узачак «Яшь профессионаллар» VII илкүләм чемпионаты финалы ярышларына йомгак ясалды. Татарстан гомумкоманда зачетында беренче урынны алды.

Вакцинация - балаларны саклау!

2019 елның 31 маенда Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил республика министрлыклары һәм ведомстволары белән берлектә 10.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр Татарстан халыклары Дуслыгы Йорты базасында (Казан шәһәре, Павлюхин урамы, 57 йорт) Халыкара балаларны яклау көненә багышланган гражданнарга хокукый ярдәм күрсәтү көнен үткәрү планлаштырыла.

Татарстан Республикасында төп сабан культураларын чәчү төгәлләнде диярлек. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.

Агымдагы елның 6 июнендә Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында (Казан шәһәре, Карл Маркс урамы, 61 нче йорт) психологик ярдәм көне узачак. Әлеге чара кысаларында өлкәннәр һәм балалар үзләрен борчыган темаларга, шул исәптән балалар-ата-аналар мөнәсәбәтләре, яшьтәшләре белән мөнәсәбәтләр, яшүсмерләр арасында конфликтлар, психологик пландагы башка «балалар» мәсьәләләре буенча профессиональ консультацияләр һәм киңәшләр алу белән конфиденциаль рәвештә аралаша алачаклар.


24
май, 2019 ел
җомга

Россиядә Эшмәкәрләр көне 2007 елдан бирле билгеләп үтелә. Бәйрәм көне Россия Федерациясе Президентының 2007 елның 18 октябрендәге 1381 номерлы Указы белән билгеләнгән. Һөнәри бәйрәм булу дәүләт һәм җәмгыять тарафыннан профессияне тану турында сөйли.

2019 нчы елның 23 нче маенда "Факел "яшүсмерләр клубы хезмәткәрләре "Наркотикларсыз тормыш" айлыгы кысаларында наркоманияне профилактикалау буенча яшүсмерләр өчен "Наркотикларга карата минем мөнәсәбәт " дигән анкета үткәрделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International