Татарстан Росреестрында җир законнарын бозу буенча кайнар линия узачак

2019 елның 27 мае, дүшәмбе

28 май көнне 8.00 дән 12.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе җир законнарын бозу мәсьәләләре буенча «Бердәм кайнар линия көне» үткәрә. 

Халык сорауларына (843)64-2-64-01 телефоны буенча Росреестр идарәсенең Балтач һәм Кукмара районнары буенча муниципальара бүлек начальнигы Шакирова Рәсимә Габдрәшит кызы җавап бирәчәк. 

Татарстан Республикасының башка шәһәрләре һәм районнары халкы өчен телефоннар Идарәнең рәсми сайтында – Гражданнар мөрәҗәгате – кайнар линияләр – Бердәм кайнар линия көне урнаштырылган.

Шалтыратыгыз һәм сораулар бирегез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International