2019 елның 25-26 маенда төнлә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән һавада -1°, туфракта -3° гә кадәр кыраулар көтелә.
2019 елның 22 маенда «Хыял» яшьләр үзәге муниципаль бюджет учреждениесе Арча агросәнәгать һөнәри көллияте студентлары белән баскетбол буенча ярышлар үткәрде. Ярышларда 11 нче һәм 12 нче төркем студентлары катнашты.
Нәтиҗәлелекне кисәтү-Консультация
метеорологик күренешләр
сәгать 6дан. сәгать 18гә кадәр. 24 май 2019 ел.
Көндез 2019 елның 24 маенда Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән төньяктан исүче җилнең тизлеге секундына 15-17 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
Гондыр авылында гомер итүче Васильева Ольга Васильевнага 23 май көнне 105 яшь тулды.
Киңәшмәдә эшмәкәрләргә ярдәм, сатуга булган таләпләр, касса аппаратлары турында сөйләштеләр.
Россия Федерациясе Хөкүмәтенең "җир кишәрлекләрендә сәнәгать, энергетика, транспорт, элемтә, радиотапшырулар, телевидение, информатика, космик эшчәнлекне тәэмин итү өчен җирләр, оборона җирләре, иминлек һәм башка махсус билгеләнештәге җирләр составыннан үсә торган агачлар, куаклар кисү мәсьәләсен җайга салу һәм дәүләт яки муниципаль милектә булган җирләрдән яки җир кишәрлекләреннән файдалануга рөхсәт бирү кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү турында"2019 елның 26 апрелендәге 516 номерлы карары үз көченә керде.
Татарстан Республикасында ярты миллионнан артык кеше «Бердәм Россия» партиясенең алдан тавыш бирү дебатларын мәйданчыкларда, туры эфирда һәм Интернетта күзәтте. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы партиянең матбугат хезмәтенә сылтама белән әнә шундый мәгълүматлар китерә.
Начар метеорологик күренешләр: 23 май кичендә, төнлә-2019 елның 24 маенда иртән Татарстан Республикасы буенча урыны белән яшен, көчле яңгыр һәм төньяк-көнбатыштан исүче җил (Казанда 17 м/с кадәр) көтелә.
22 май көнне Урта Көшкәт авыл клубы китапханә белән берлектә "Спортны сайла!Сәламәтлек сайла!" дип исемләнгән сәламәт яшәү рәвешен профилактикалау буенча "Кунелле стартлар"уткәрде.
Елның җылы вакыты җитү һәм дача сезоны башлану белән республикада тере чебешләр, тавык, үрдәкләр һәм казлар, республика халкының шәхси ярдәмче хуҗалыкларына сату активлашты. Сату махсус билгеләнгән урыннарда да, санкцияләнмәгән сәүдә урыннарында да бара. Еш кына кош-корт төягән автотранспорт бер торак пункттан икенчесенә күчә торган очраклар да очрый. Шул сәбәпле 2018 елда республиканың Идел аръягы зонасының алты районында шәхси ярдәмче хуҗалыклар арасында кош гриппы очраклары теркәлде.