Эшмәкәрләр җыелышы

2019 елның 23 мае, пәнҗешәмбе

Бүген район Советы бинасында эшмәкәрләрнең чираттагы җыелышы үтте. Анда эшмәкәрлекне үстерүдә ярдәм итәрдәй программалар, актуаль мәсьәләләр каралды. Киңәшмәдә эшмәкәрләргә ярдәм, сатуга булган таләпләр, касса аппаратлары турында сөйләштеләр.

Әлеге очрашуга хокук саклау, контроль-күзәтүчелек органнары да чакырылган иде. 

Чыгыш ясаган җитәкчеләр, белгечләр эшмәкәрләргә үз киңәш-тәкъдимнәрен бирделәр.Эшмәкәрләр исә җитәкчелеккә үзләрен борчыган күпсанлы сораулар белән мөрәҗәгать итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International