Игенчеләр сараенда «Яшь профессионаллар (WorldSkills Russia)» VII илкүләм чемпионатында «авыл хуҗалыгы машиналарын эксплуатацияләү» компетенциясендә җиңүчеләрне котлау булды, әлеге ярышлар Ростов өлкәсенең Качкан поселогында агымдагы елның апрель аенда узды.
Агымдагы елның гыйнвар — март айларында Татарстан агросәнәгать комплексы продукциясен 36,8 млн. долларга экспортлаган. «Бу-2018 елның шул ук чоры күрсәткеченнән 1,4 млн долларга яки 4% ка күбрәк», – дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының азык-төлек базарын үстерү бүлеге башлыгы Дмитрий Яшин, республика агросәнәгать комплексы продукциясен экспорт күләмен ике тапкыр-2024 елга 360 млн долларга кадәр арттыруны күздә тоткан максатчан күрсәткечләр раслануы турында искә төшерде.
Россия авыл хуҗалыгы күзәтчелеге һәм Росреестр идарәсе Гомуми файдаланудагы су объектларының яр буе полосасы чикләрендә урнашкан яки аңа карата кулланыла торган җир участоклары хокукына ия булучыларны тикшерәчәкләр.
Энергияне саклау өлкәсендәге программаларга карата таләпләрне билгеләү турында
2019нче елның 20нче маенда Хезмәтне саклау һәм хезмәт шартлары буенча Координацион советның чираттагы утырышы булып узды. Совет утырышына «Охрана труда глазами детей» рәсем конкурсы комиссия вәкилләре җиңүчеләрне ачыклау өчен чакырылды.
2019нчы елның 21 маенда “Наз" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге психологы Гүзәл Җиһаншина "Бергә күңелле» дип исемләнгән клуб кысаларында 10 мөмкинлекләре чикле балалар белән “Фантазия дөньясында” дип исемләнгән чара үткәрде.
Начар метеорологик күренешләр: көн ахырында һәм 22 майда кич белән, 2019 елның 23 маенда төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы буенча урыны белән яшен һәм көчле җил көчәйгәндә 15-18 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
2019 елның 31 маенда Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил республика министрлыклары һәм ведомстволары белән берлектә 10.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр Татарстан халыклары Дуслыгы Йорты базасында (Казан шәһәре, Павлюхин урамы, 57 йорт) Халыкара балаларны яклау көненә багышланган гражданнарга хокукый ярдәм күрсәтү көнен үткәрү планлаштырыла.
22 майда 8.10 сәгатьтә Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең үзеннән-үзе көйләнә торган оешмалар өлкәсендә контроль (күзәтчелек) бүлеге башлыгы Гөлия Елесина " Исәнмесез!"ТНВ" телеканалында.
2018 ел нәтиҗәләре буенча "Идел буе кадастр инженерлары Ассоциациясе" үзеннән-үзе көйләнә торган оешма әгъзаларының еллык гомуми җыелышы узды.
Җыелыш эшендә Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасарлары Артем Костин һәм Ада Зәйдуллина катнашты. Җыелышны «Идел буе» АКИ СРО президенты Олег Аввакумов алып барды. Җыелышта шулай ук «Идел буе» АКИ СРО структур бүлекчәләренең Идел буе федераль округы республикаларында һәм өлкәләрендә барлык җитәкчеләре катнашты.