"Спортны сайла!Сәламәтлек сайла!" - күнелле стартлар

2019 елның 23 мае, пәнҗешәмбе

Һәр кешенең бөек кыйммәте - ул сәламәтлек. Сәламәт яшәү рәвешен иң яхшы пропагандалау-физкультура һәм спорт белән шөгыльләнү.

22 май көнне Урта Көшкәт авыл клубы китапханә белән берлектә "Спортны сайла!Сәламәтлек сайла!" дип исемләнгән сәламәт яшәү рәвешен профилактикалау буенча кунелле стартлар уткәрде. 1-4 сыйныф укучыларына бик кызыклы  бәйгеләр тәкъдим ителде, анда алар үзләренең спорт күнекмәләрен күрсәтә алдылар. "Күңелле стартлар»да катнашып, балалар үзләрен зур бердәм гаилә итеп тоя алдылар!Чара кызыклы һәм мавыктыргыч килеп чыкты, бик күп уңай эмоцияләр һәм тәэсирләр калдырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International