Россия Федерациясе Хөкүмәтенең "җир кишәрлекләрендә сәнәгать, энергетика, транспорт, элемтә, радиотапшырулар, телевидение, информатика, космик эшчәнлекне тәэмин итү өчен җирләр, оборона җирләре, иминлек һәм башка махсус билгеләнештәге җирләр составыннан үсә торган агачлар, куаклар кисү мәсьәләсен җайга салу һәм дәүләт яки муниципаль милектә булган җирләрдән яки җир кишәрлекләреннән файдалануга рөхсәт бирү кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү турында"2019 елның 26 апрелендәге 516 номерлы карары үз көченә керде.
Сәнәгать, энергетика, транспорт, элемтә һәм башка махсус билгеләнештәге җирләр составыннан җир кишәрлекләрен арендага бирү яки бушлай файдалану турындагы килешүләрдә, федераль яки региональ законнар белән билгеләнгән очраклардан тыш, агач һәм куаклар кисү мөмкинлеге каралырга тиеш дип билгеләнде.
Җир кишәрлеге яки җир кишәрлекләреннән файдалануга рөхсәт бирү кагыйдәләренә кертелгән үзгәрешләр нигезендә рөхсәт бирү турындагы карар вәкаләтле орган тарафыннан килештерелергә тиеш.