ЯҢАЛЫКЛАР


31
май, 2019 ел
җомга

30 май көнне «Хыял» яшьләр үзәге Балтач гимназиясенең мәктәп яны лагерында ял итүче балалар өчен «Күңелле стартлар» дигән спорт-күңел ачу уены үткәрде .

Куркыныч метеорологик күренешләр: 2019 елның 1 июнендә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә яшенле яңгырлар көтелә, урыны белән көчле яңгыр, боз явуы, җилнең секундына 15-20 метрга кадәр көчәюе, урыны белән 25 метрга кадәр.

Шторм кисәтү
куркыныч метеорологик күренеш турында
Татарстан Республикасы территориясендә

Наркоманияне профилактикалау, сәламәт яшәү рәвешенә ихтыяҗ формалаштыру максатыннан, 2019 елның 30 маенда "Факел" яшүсмерләр клубы хезмәткәрләре «Наркотикларсыз тормыш» айлыгы кысаларында СМУ микрорайонының спорт мәйданчыгында волейбол буенча ярыш үткәрделәр.

30 май көнне  район  үзәк китапханәсендә район китапханәчеләренең эшлекле киңәшмәсе үткәрелде. Киңәшмә барышында эш елында булып узган бәйгеләргә нәтиҗә ясалды, җиңүчеләр бүләкләнде, алда торган бурычлар билгеләнде.  Хезмәт куркынычсызлыгы кагыйдәләрен саклау буенча әңгәмә үткәрелде.


30
май, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «2017-202020 елларга Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперациясен үстерү»ведомство максатчан программасы буенча авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларының матди - техник базасын үстерүгә грантлар бирү конкурсында җиңүчеләрне билгеләде. Грантларның гомуми суммасы 154 млн сумнан артык.

Начар метеорологик күренешләр: 30 майда кич белән, 2019 елның 31 маенда төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы буенча урыны белән көнбатыш җилнең 15-20 метрга кадәр көчәюе көтелә.

РФ Генераль прокуратурасы татарстанлыларны «коррупциягә каршы бергә " яшьләр социаль реклама конкурсында катнашырга чакыра. Чара коррупциягә каршы чараларны популярлаштыру, шулай ук җәмгыятьтә әлеге яман социаль күренешкә карата түзеп булмаслык мөнәсәбәтне үстерү максаты белән үткәрелә.


29
май, 2019 ел
чәршәмбе

Бүген, 2019 елның 29 маенда 14: 00 сәгатьтә Балтач районына эш визиты белән Татарстан Республикасы икътисад министры Ф. С. Габделганиев килде.  Эш визиты барышында Фәрит Солтан улы Чутай авылында 1000 баш мөгезле эре терлеккә исәпләнгән сөт-товар фермасы (МТФ) төзелеше темплары белән танышты.

Начар метеорологик күренешләр: көн ахырында һәм 29 май кичендә, 2019 елның 30 маенда көндез Татарстан Республикасы һәм Казан шәһәре буенча урыны белән 15-20 м/с кадәр кыска вакытлы җил көчәю белән яшен көтелә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International