Бүген, 2019 елның 29 маенда 14: 00 сәгатьтә Балтач районына эшлекле сәфәр белән Татарстан Республикасы икътисад министры Ф. С. Габделганиев килде. Эш визиты барышында Фәрит Солтан улы Чутай авылында 1000 баш мөгезле эре терлеккә исәпләнгән сөт-товар фермасы (МТФ) төзелеше темплары белән танышты.
"Кызыл юл» АХҖК предприятиесенә 337,67 млн. сумлык финанс ярдәме күрсәтелде- бу 5% ставка буенча бүлеп бирелгән заем акчалары.
"Кызыл юл» белән танышу кысаларында министр авыл эшмәкәрләренә ярдәм итү буенча алып барыла торган эшне тулаем шәрехләде. Аерым алганда, шушы көннәрдә КУЭ милли проекты кысаларында Татарстан фермерларына ярдәм итүгә өстәмә 678 млн. сум бүлеп бирелгән. Акчалар "Фермерларга ярдәм итү системасын булдыру һәм авыл кооперациясен үстерү" төбәк проекты буенча финанслауга юнәлдереләчәк.