12 декабрь көнне Балтач Үзәк китапханәсе хезмәткәрләре Балтач урта мәктәбенең 11 сыйныф укучылары белән Ватан Геройлары көне уңаеннан дәрес алдыннан «Хәтер кайтавазы» дип исемләнгән телдән журнал үткәрделәр.
Росреестр тарафыннан Россия Федерациясе Конституциясе көненә һәм дәүләт картография-геодезия хезмәте төзелүнең 100 еллыгына багышланган «Балалар Россия картасын рәсемгә төшерә» дигән Бөтенроссия балалар рәсеме конкурсы үткәрелде.
Конкурста Росреестр, аның территориаль органнары һәм ведомство карамагындагы учреждениеләр хезмәткәрләренең балалары һәм оныклары катнашты. Конкурс өч яшь категориясендә үткәрелде: кече төркем – 7 яшькә кадәр, урта төркем – 8-11 яшьлекләр, өлкәннәр – 12-14 яшьлекләр. Барлык 218 иҗат эше виртуаль галереяда тәкъдим ителгән.
2019 елның 10 декабрендә Татарстан Республикасы Балтач район Советының бюджет формалаштыру, икътисад һәм социаль-икътисадый үсешне фаразлау буенча даими комиссиясе утырышы булып узды.
Утырышта район башкарма комитеты җитәкчесе Хәйретдинов А. Ф., район башлыгы урынбасары Сабирҗанов Н. Н., район финанс-бюджет палатасы рәисе Ильясов Р. М., район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Галимуллин И. С., район прокуроры ярдәмчесе Галиуллина Г. М., районның милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Фәтхетдинов И. М., район мәгариф идарәсе җитәкчесе Шагаева А. Ю. катнаштылар.
2019 елның 12 декабрендә Балтач ЗАГС бүлегендә 14 яше тулган затларга Россия Федерациясе гражданины паспортларын тапшыру тантанасы булып узды.
Тантаналы рәвештә ЗАГС бүлегенең кече залында 6 яшүсмер төп юридик документ алды һәм гражданлык өлгергәнлеге чорына керде. Россия Федерациясенең яшь гражданнарына паспортларны Балтач муниципаль район башлыгы Нотфуллин Рамил Рәшит улы тапшырды. Бу тантанада ЗАГС бүлеге җитәкчесе Зөһрә Әхмәтханова, «Бердәм Россия» Балтач җирле бүлекчәсе башкарма секретаре Айрат Хәйруллин, Балтач районы сугыш һәм хезмәт ветераннары советы рәисе Рифат Абдуллин, Балтач районы яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Рөстәм Заһидуллин катнашты.
Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә чыгыш ясаганда, Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, элиталы орлыклар чәчелгән мәйданнарда бөртекле һәм кузаклы культуралар уңышы гомуми репродукцияле орлыклар чәчелгән кырлардагы уңыштан күпкә югарырак була, дип билгеләп үткән иде. Репродукциягә бәйле рәвештә уңдырышлылыктагы аерма «бер үк технология кулланганда гектардан 15 центнерга кадәр җитә», дип төгәлләштерде министр.
Начар метеорологик күренешләр: 2019 елның 12 декабрендә төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән юлларда көчле бозлавык көтелә.
«Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе» Федераль дәүләт бюджет учреждениесе мәгълүматлары буенча: якындагы 1-3 сәгатьтә, көн дәвамында һәм кич белән 2019 елның 11 декабрендә Татарстан Республикасы буенча урыны белән томан көтелә.
10 декабрь көнне Салавыч мәдәният йортында инвалидлар ункөнлеге кысаларында "Мин яшәргә килдем бу жиргә" дип исемләнгән уенлы кичә уткәрелде. Кичәдә катнашучылар төрле уеннар уйнап, жырлап, биеп күңелләрен кутәрде. Аларга истәлекле буләкләр таратылды.
2019 елның 9 декабрендә Балтач районы башкарма комитеты җитәкчесе Хәйретдинов Айдар Фоат улы рәислегендә «Безнең ишегалды» ишегалларын төзекләндерү һәм яңарту программасы буенча утырыш булып узды. Утырышта шулай ук «Балтачгаз» ЭПУ, РОЭС, РЭЧ, «МДСУ» ҖЧҖ, «Водстрой» ҖЧҖ, ТКХ МПП вәкилләре катнашты.
2019 елның 6 декабрендә Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районында 2020 елгы Бөтенроссия халык санын алуны үткәрү буенча комиссия утырышы булып узды.