Инвалидлар декадасы кысаларында 2019 елның 10 декабрендә Балтач мәдәният үзәгендә мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен «Ключ от сердца» дип исемләнгән танышу кичәсе оештырылды.
7 декабрьдә коррупциягә каршы көрәш айлыгы кысаларында, 2002 елгы һәм аннан да яшьрәк егетләр һәм кызлар арасында чаңгы ярышлары буенча район беренчелеге булып узды. Балтач гимназиясе, Чепья, Кече Лызи, Сосна һәм Балтач урта мәктәпләреннән 47 катнашучы килгән иде.
9 декабрь көнне Арча шәһәрендә инвалидлар декадасы уңаеннан Ачык республика күләм бочча ярышы үткәрелде. Балтач районы командасы да уңышлы чыгыш ясап кайтты. Шулай ук Арча, Зеленодольск, Чаллы, Казан командалары катнашты.
20 яшькә кадәрге егетләр һәм кызлар арасында:
Александров Максим - 2 урын
Клейменов Кирилл - 3 урын
Галиева Рузия - 3 урын
21 яшьтән 50 яшькә кадәр ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында:
Сөләйманов Фәнис - 2 урын
7 нче декабрь көнне “Балтач" универсаль спорт залында Булат Фатрахманов призына 2004-2005, 2006 нчы елгы һәм аннан түбәнрәк егет-кызлар арасында бадминтон ярышлары узды. Барлыгы 12 мәктәптәп 97 катнашучы: Балтач гимназиясе, Карадуган гимназиясе, Шубан, Пыжмара, Смәел, Чепья, Түнтәр, Субаш, Урта Көшкәт мәктәпләре, шулай ук Арча районы, Хәсәншәех мәктәбе.
Инвалидлар декадасы халыкның игътибарын эшкә сәләтлелеген югалткан затларның проблемаларына юнәлтү, аларның хокукларын, ирекләрен һәм абруен яклау, иҗтимагый тормышта катнашу мөмкинлеге максаты белән үткәрелә. Ярдәм, җылы сүз беркем өчен дә артык түгел, ә инвалидлар, бигрәк тә безнең кайгыртуга мохтаҗ.
Урта Көшкәт авылында яшәүче инвалид Николаева Ольга Николаевнаның өенә килеп, хәлләрен белешү булуы матур традициягә әйләнде. 8 декабрь көнне авыл клубы коллективы аның өчен «Күңелдә ут кабызып» дигән кечкенә концерт әзерләде. Бу кичтә аңа дәртле биюләр, җырлар, гармун көйләре һәм иң җылы теләкләр бүләк ителде.
8 декабрь көнне Ор авыл клубында инвалидлар декадасы уңаеннан мәктәп балалары өчен "Шәфкатьлелек бизи кешене" дип исемләнгән чара уткәрелде.
Солдат хезмәте вакытында Омск шәһәрендә казарма ишелеп, хәрабәләр астында калып, инвалид булган Рөстәм Нәбиевның тормышы турында видеоролик курсәтелде.
Чара ахырында балаларның фикерләре тыңланды.
9 декабрь - Ватан геройларын искә алу көне уңаеннан Чапшар авыл клубында балалар белән "Ватаным геройлары - һәрчак исемдә" дигән кичә үткәрделде. Бөек Җиңүнең 75 еллыгын каршылауга ясалган альбомны карап, Чапшар җирлегендә яшәгән геройлар белән таныштылар. Бабайларның яу кырында чын батырларча сугышып, күкрәкләренә таккан “Кызыл Йолдыз”, Икенче һәм Өченче дәрәҗә “Сугышчан Дан”, “Бөек Ватан сугышы” орденнары, «Батырлык өчен» һ.б. күп медальләр моның ныклы дәлиле икәнен күреп, балаларда горурлык хисләре уянды.
8 декабрь көнне Кили мәдәният йортында инвалидлар декадасы уңаеннан "Йөрәктән - йөрәккә" дип исемләнгән кичә уздырылды. Кичәгә чакырылган кунаклар үзешчәннәр көче белән әзерләнгән концерт карады, төрле конкурсларда катнашты. Кунакларны хөрмәтләп авыл җирлеге башлыгы Радик Наил улы Шәрипҗанов та килде. Бәйрәм иганәчеләр ярдәме белән әзерләнгән чәй өстәле артында дәвам итте.
7 декабрь көнне Салавыч мәдәният йортында Салавыч мәктәбенең йөз еллыгына багышланган кичә уткәрелде. Мәктәпне тәмамлаган укучылар, эшләп чыккан укытучылар, килгән кунаклар башта фойеда мәктәпнең тарихын чагылдырган стендлар, фотолар карады. Тарихи кичә җыр, биюләр белән үрелеп барды. Килгән кунаклар теләкләрен әйтеп, истәлекле буләкләр тапшырдылар.
8 декабрь конне Сәрдек авыл клубында Инвалидлар декадасы уңаеннан Рафис Йосыпов язган хикәяләр җыентыгын тәкъдим итү кичәсе булды. Кичәгә Пыжмара авыл җирлегеннән, шулай ук, Пыжмара урта мәктәбе коллективыннан кунаклар килгән иде. Җыентыкка тупланган әсәрләрне укыганда, куңелләр сыкранды да, сокланды да. Пыжмара урта мәктәбе директоры Ахатов Раниф, завуч Бариева Миләушә, авыл җирлеге исеменнән Тәбрисова Алсу бик жылы теләкләр җиткерделәр. Җыентыкның артына һәркем үзенең теләкләрен язды.