Кили мәдәният йортында инвалидлар декадасы уңаеннан "Йөрәктән - йөрәккә" дип исемләнгән кичә уздырылды

2019 елның 10 декабре, сишәмбе

8 декабрь көнне Кили мәдәният йортында инвалидлар декадасы уңаеннан "Йөрәктән - йөрәккә" дип исемләнгән кичә уздырылды. Кичәгә чакырылган кунаклар үзешчәннәр көче белән әзерләнгән концерт карады, төрле конкурсларда катнашты. Кунакларны хөрмәтләп авыл җирлеге башлыгы Радик Наил улы Шәрипҗанов та килде. Бәйрәм иганәчеләр ярдәме белән әзерләнгән чәй өстәле артында дәвам итте.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International