Чапшар авыл клубында балалар белән "Ватаным геройлары - һәрчак исемдә" дигән кичә үткәрделде

2019 елның 10 декабре, сишәмбе

9 декабрь - Ватан геройларын искә алу көне уңаеннан Чапшар авыл клубында балалар белән "Ватаным геройлары - һәрчак исемдә" дигән кичә үткәрделде. Бөек Җиңүнең 75 еллыгын каршылауга ясалган альбомны карап, Чапшар җирлегендә яшәгән геройлар белән таныштылар. Бабайларның яу кырында чын батырларча сугышып, күкрәкләренә таккан “Кызыл Йолдыз”, Икенче һәм Өченче дәрәҗә “Сугышчан Дан”, “Бөек Ватан сугышы” орденнары, «Батырлык өчен» һ.б. күп медальләр моның ныклы дәлиле икәнен күреп, балаларда горурлык хисләре уянды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International