12 гыйнвар көнне Чутай мәдәният йортында күңелле итеп Искечә Яңа елны каршы алу узды. Яңа ел белән котлап башланган кичә төрле кызыклы уеннар, җыр-биюләр белән дәвам итте. Өлкәннәр яшь вакытларын искә төшереп, "Сакта", "Ачык авыз", "Парыңны тап", "Әйдә танышыйк" уеннарын бик теләп уйнадылар. Бәйрәм кичәсе яшьләр дискотекасы белән тәмамланды.
15 гыйнвар көнне Габдулла Кариев театры сәхнәсендә 2019 нчы елның язында зур фестиваль белән башланып киткән «Әйдә, ШаяРТ»ның финалы узды. Финалда «Мөслим кырмыскасы» (Мөслим), «Алсу» (Арча), «Понаехали» (Мәскәү), «Эремчек» (Балтач), «Биш бармак» (Мамадыш) командалары көч сынашты.
2020 ел – ТАССРның төзелүенә 100 ел тулу уңаеннан, 16 гыйнвар көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсендә “Татар иле – Татарстан” дип аталган интеллектуаль уен үткәрелде.
Начар метеорологик күренешләр: төньяк-көнбатыштан көчле җил 18 м/с ка кадәр, урыны белән бозлавык. Юлларда урыны белән көчле бозлавык.
15 гыйнвар көнне район мәдәният үзәгендә зур вакыйга - Балтач районында газлаштыру тәмамлануга 20 ел тулу уңаеннан тантаналы чара узды. Бәйрәм кунакларын район башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин һәм чараның хөрмәтле кунагы - «Газпром трансгаз Казан» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте генераль директорының җитештерү буенча урынбасары Ильяс Хәлим улы Галимов сәламләде һәм котлады.
Татарстанның авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре "Кече һәм урта эшкуарлык" илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында 2019 елда төрле рәвештә 410 млн сумнан артык дәүләт ярдәме алдылар.
SunnyФЕСТ – ул таудалардан тиз төшү өчен кулдан ясалган креатив чаналарның ачык фестивале. Чарада катнашуга 18 яше тулган кешеләр чакырыла. Чаналарның кызыклы конструкторлык идеясы, креатив экипировка, аларның финишка кадәр төшү ераклыгы, төшеп җиткәндә ясалган гадәти булмаган перфоманс һәм башка теләсә нинди иҗади күренешләр исәпкә алына. Приз фонды – 130 000 сум.
13 январь көнне Яңгул мәдәният йортында Искечә Яңа ел уңаеннан “Яңа елны башлаганда” дип исемләнгән бик матур ял кичәсе узды. Күңелле уеннарда яшьләр дә, урта яшьтәгеләр дә, хәтта өлкәннәр дә бик теләп катнаштылар. Үзешчәннәребез үзләренең матур җыр-биюләрен бүләк иттеләр. Һәр катнашучыга лотерея билетлары өләшенде һәм соңыннан аларны уйнаттылар. Лотереялар барысы да отышлы иде. Бәйрәмнән һәркем кәнәгать булып китте.
Иске Торҗа авыл клубында 13 гыйнварда Иске Яңа елны бизәкле чыршы янында каршы алу күркәм традициягә әйләнде. Клубта "Яңа ел Иске ел белән хушлаша" ("Новый год прощается со Старым") дигән бәйрәм күңел ачу кичәсе үткәрелде. Бәйрәмдә бер генә кеше дә урында утырып тора алмады: биеде, җырлады. Кыш бабай белән Кар кызы кергәч, өлкәннәр балалар кебек сөенде. Кичәгә килүчеләр әйлән-бәйлән уйнадылар, Яңа ел җырларын җырладылар, конкурсларда катнаштылар, дәртле музыка астында биеделәр, хәтта татлы приз өчен Кыш бабайга шигырьләр дә сөйләделәр. Бәйрәм бик күп матур тәэсирләр һәм истәлекле мизгелләр калдырды.
Үзе иске, үзе яңа булган әлеге бәйрәмне каршы алу күптәнге гадәтләрнең берсе. 13 гыйнвар көнне Чапшар авыл клубында да “Бер картлыкта, бер яшьлектә...” дип исемләп Иске Яңа елны каршы алу кичәсе оештырылды. Балаларыбыз, яшьләребезнең инде бу Яңа ел ялларында хәйран күп чаралара катнашканнарын исәпкә алып, башка еллардан аермалырак булсын дип, кичәгә әби-бабайларыбызны чакырдым. Алар клубка бик шатланып һәм әзерләнеп килделәр. “Хәтирә”, “Биш пар”, “Наза”, “Көлтә бәйләш”, “Миңлебай” кебек җырлы-биюле уеннарда алар онытылып яшьлек елларына кайтып килделәр. Бәйрәмгә безнең авылдашларны хөрмәт итеп килгән күрше авыл ханымнарының изге матур теләкләре, музыкаль сәламнәре һәркемнең күңеленә үтеп керде. Кичәгә Кыш бабай килеп үзенең традициягә кергән уеннарын уйнатып, күчтәнәчләрен өләште. Әлеге бәйрәм кичендә үсеп килүче яшь буынның да әби-бабайларга кушылып гармун көйләренә җырлап, биеп йөрүе бик сөенечле күренеш. Димәк, аларның гореф-гадәтләре онытылмый, буыннан-буынга күчә.