ЯҢАЛЫКЛАР


12
март, 2020 ел
пәнҗешәмбе

8 март - яше нинди булуга карамастан, һәр хатын-кыз өчен үзенчәлекле көн. Аерым котлауларга яраткан әбиләребез лаек. Алар өчен 8 март көнне Иске Көшкәт авыл клубында "Яраткан кешеләребезгә багышлана" дигән тематик кичә үткәрделәр. Кичә шигырьләргә, җырларга бай булды, бәйрәм өстәле дә әзерләнгән иде. Әбиләр рәхәтләнеп күңел ачтылар, клубтан күтәренке кәеф белән киттеләр.

8 март көнне Түбән Кенә авыл клубында авыл егетләре хатын кызларга ял концерты тәкъдим итте. Матур җырлар, дәртле биюләр, күңелле скетчлар тамашачы күңелен яулады.

Яңгул авылына хас матур традиция – ир-егетләр көче белән әзерләнгән, 8 март  - Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган "Без бит көчле сез булганда" дип исемләнгән концерт быел аеруча зур уңыш белән узды. Чыгышны алдан әзерләнгән күңелле видеоролик белән башлап җибәрделәр. Шулай күңелле башланып киткән,  җырлар, биюләр, көчле юмор белән үрелеп барган ике сәгать ярымлык концерт бер сулышта каралды. Һәр чыгыш көчле алкышлар белән бәяләнде. Шунысы куандыра: концертта төрле яшьтәге үзешчәннәр катнашты. Кечкенә мәктәп балаларыннан алып, пенсия яшендәгеләргә кадәр бербөтен булып менә дигән чыгыш ясадылар. 


11
март, 2020 ел
чәршәмбе

11 март көнне Балтач мәдәният үзәгендә прокуратура, салым инспекциясе, экология һәм эшмәкәрлекне үстерү өлкәсенә ярдәм итү үзәге белгечләре катнашында район башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин җитәкчелегендә эшмәкәрләр белән очрашу узды.

9 март көнне Кили мәдәният йортында өлкән яшьтәге хатын-кызлар өчен "Алиһә син, гүзәл хатын-кыз!" дип исемләнгән бәйрәм кичәсе уздырылды. Үзешчәннәр тарафыннан әзрләнгән концерт карап, яшьлекләрен искә алып күңел ачты өлкәннәр. Аларны хөрмәтләп җитәкчеләр дә килде.

8 март көнне Сосна мәдәният йортында "Язлар гүзәл хатын-кызлар белән" дигән концерт булды. Концертта авыл үзешчәннәре катнашты. Бию, җырлар, юмористик номерлар белән бергә авылдашлар тарафыннан җибәрелгән видеокотлаулар да тамашачыларга тәкъдим ителде.  

9 март көнне Урта Көшкәт авыл клубында "Иң гүзәлләргә багышлана" дип исемләнгән ял кичәсе үткәрелде. Кызлар өчен биремнәр әзерләнгән иде, алар үзләренең җитезлекләрен күрсәттеләр.

6 март көнне Кече Лызи мәдәният йортында Хатын-кызлар көненә багышланган бәйрәм концерты булды. Концертта Кече Лызи мәктәбе укучылары, клубның өлкәннәр коллективы чыгыш ясады. Концерт күңелле булды.

8 март көнне Нөнәгәр мәдәният йортында "Җырлыйк әле" бәйгесе уздырылды. Бәйге 3 турдан торды. Гүзәл затлар үзләренең көчләрен сынадылар, бирешәсе килмәде. Турлар арасында музыкаль тәнәфес ясалды, бәйге ахырында җиңүче ачыкланды. Соңыннан һәр катнашучыга истәлекле бүләкләр тапшырылды. 

Бүген, 11 март көнне, Балтач районы эшмәкәрләре белән очрашуда Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин «Бәхет» ҖЧҖ һәм «Балкыш» авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы җитәкчеләренә «ТАССРның 100 еллыгы» билгесен куллану өчен сертификатлар тапшырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International