ЯҢАЛЫКЛАР


11
март, 2020 ел
чәршәмбе

2020 елның 10 мартында «Хыял» яшьләр үзәге «Балтач» универсал спорт залында гаиләләр арасында «Әти, әни, мин - спорт гаиләсе» спорт-күңел ачу уенының 3 зонасын үткәрде.

Татарстан Республикасы территориясендә 12 мартта төнлә һәм көндез урыны белән 15-18 м/с кадәр көчле җил көтелә (Казанда 15 м/c кадәр).

14 мартта 11:00 сәгатьтә Казан дәүләт аграр университеты Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәмендә Ачык ишекләр көне үткәрә.


10
март, 2020 ел
сишәмбе

8 март көнне Таузар авылы клубында Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан "Тормыш яме - гүзәл затларда!" дип исемләнгән концерт булып узды.

7 март көнне Сырья авыл клубында «Ягез әле, Любонькалар!» дип исемләнгән Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган бәйрәм кичәсе үткәрелде. Конкурсантлар төрле номинацияләрдә үз сәләтләрен күрсәттеләр. Аларга сөйгән ярлары һәм тормыш иптәшләре көч биреп торды.

7 март көнне Кенәбаш авыл клубында "Язлар матур хатын-кызлар белән" исеме астында бәйрәм концерты оештырылды. Матур жырлар, дәртле биюләр, нәфис сүз башкарган үзешчәннәрнең чыгышлары тамашачыларның күңеленә хуш килде. 

Халыкара хатын-кызлар көне уңаенннан Чутай мәдәният йортында 8 март көнне "Бәйрәм белән сезне гүзәл затларыбыз" дип исемләнгән бәйрәм кичәсе булды. Гүзәл затларга багышланган котлаулар концерт номерлары белән үрелеп барылды. "Ләйсән" бию коллективының дәртле биюләрен, "Умырзая" вокаль ансамбленең моңлы җырларын, егетләрнең чыгышларын тамашачылар көчле алкышларга күмде. Кичә барышында 30, 40, 50 ел бергә гомер иткән гаиләләрне хөрмәтләделәр. Соңыннан яшьләр өчен бәйрәм дискотекасы оештырылды.

Җиһанда – яз, күңелдә – яз! Бусагада – 8 март – гүзәл затларыбыз бәйрәме. Шул уңайдан, 4  март көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсендә 5нче номерлы балалар бакчасының мәктәпкә хәзерлек төркеме өчен  “Яз шатлыгы“ дип аталган әдәби-музыкаль иртә үтте.

4 март көнне Балтач Үзәк балалар  китапханәсе  “Әни турында сезнең белән хикәяләр укыйбыз” дип исемләнгән Республика акциясендә катнашты. 

8 март көнне Субаш мәдәният йортында бәйрәм уңаеннан, «Яшәсен гүзәл затлар!» дигән ир-егетләр концерты булды. Анда популяр җырлар яңгырады, биюләр, кызыклы скетчлар күрсәтелде. Концерт күтәренке рухта үтте, тамашачылар бик җылы кабул итте. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International