8 март көнне Сизнер авыл клубында Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган бәйрәм концерты булып узды. Яшь үзешчән сәнгатьтә катнашучылар тамашачыларга зур шатлык китерде, алар, кечкенә булуларына карамастан, сәхнәдә күңелле һәм дәртле чыгыш ясадылар.
Начар метеорологик күренешләр: 10 мартта кич, 11 март төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән томан.
7 март көнне Яңгул урта мәктәбендә 2002-2006 елгы укучылар арасында спорт мәктәбе тренерлары призына кул көрәше буенча турнир узды. Ярышларда 8 мәктәптән (Балтач, Яңгул, Түнтәр, Чепья, Нөнәгәр, Арбор, Субаш, ПЛ-96) егетләр һәм кызлар катнашты.
8 март көнне Юдино бистәсендәге Локомотив стадионында 45 нче Казан яшүсмерләр чаңгы марафоны узды. Әлеге ярышта спорт мәктәбе укучылары катнашып, призлы урыннар яуладылар.
2006-2007 елгы егетләр арасында 10 км дистанциядә Кәбиров Илназ җиңү яуласа, 2004-2005 елгы егетләр арасында 20 км дистанциядә Сөнгатуллин Әмир җиңү яулады.
2002-2003 елгы кызлар арасында 20 км дистанциядә Кумаева Ульяна 2 урынны, Нигматзянова Зәйнәб 3 урынны яулады.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, республикада 11 марттан 27 мартка кадәр авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру буенча зона семинар-киңәшмәләре узачак.
Республиканың агросәнәгать комплексы өчен кадрлар әзерләү турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков сөйләде.
6 март көнне «Хыял» яшьләр үзәге Балтач урта мәктәбе һәм Балтач гимназиясе волонтерлары белән берлектә «Хатын-кызның күңел җылысы» акциясе үткәрде. Акция барышында тыл ветераннарына барып, Халыкара хатын-кызлар көне белән котладылар һәм котлау открыткалары, күчтәнәчләр тапшырдылар.
Кояш нурына, тамчылар чыңына төренеп март ае да килеп җитте. Табигатьнең язгы үзгәреш кичергән бер мәлендә гүзәл затларыбызның иң күркәм бәйрәмен – 8 март Халыкара хатын-кызлар көнен билгеләп үтәбез. 5 март көнне Балтач Үзәк китапханәсендә зурлар бүлегенә йөрүче китап укучыларыбыз өчен “Җир йөзенең гүзәллеге хатын-кызларда” дип аталган әдәби – музыкаль кичә үткәрелде.
6 нчы март көнне СМУ микрорайонында яшәүчеләр өчен "Факел" яшьләр (яшүсмерләр) клубында Халыкара хатын-кызлар көненә һәм ТАССРның 100 еллыгына багышланган кичә үтте. Кичә татар халкының тарихына багышланган "Башваткыч" интеллектуаль уены һәм ир-атлар башкаруында матур җыр, шигырьләр белән үрелеп барды. Кичә җиңүче гүзәл затларны котлау белән тәмамланды.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «Кече һәм урта эшкуарлык һәм эшкуарлык инициативасына ярдәм итү» Илкүләм проекты кысаларында «Агростартап» программасы буенча «Фермерларга ярдәм итү системасын булдыру һәм авыл кооперациясен үстерү» төбәк проектын гамәлгә ашыру кысаларында кече хуҗалыкларның авыл хуҗалыгы җитештерүе эшчәнлеген үстерү, авыл хуҗалыгы өлкәсенә кече һәм урта кече эшкуарлык субъектларын җәлеп итү, авылда эш белән тәэмин итүне арттыру буенча грант бирү өчен крестьян (фермер) хуҗалыкларын һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларны сайлап алу конкурсы башлану турында игълан итә.