8 март көнне Түбән Кенә авыл клубында авыл егетләре хатын кызларга ял концерты тәкъдим итте. Матур җырлар, дәртле биюләр, күңелле скетчлар тамашачы күңелен яулады.