8 март - яше нинди булуга карамастан, һәр хатын-кыз өчен үзенчәлекле көн. Аерым котлауларга яраткан әбиләребез лаек. Алар өчен 8 март көнне Иске Көшкәт авыл клубында "Яраткан кешеләребезгә багышлана" дигән тематик кичә үткәрделәр. Кичә шигырьләргә, җырларга бай булды, бәйрәм өстәле дә әзерләнгән иде. Әбиләр рәхәтләнеп күңел ачтылар, клубтан күтәренке кәеф белән киттеләр.