ЯҢАЛЫКЛАР


12
март, 2020 ел
пәнҗешәмбе

8 март көнне Сәрдек авыл клубында Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган "Бер күрешү - үзе бер гомер" дип исемләнгән бәйрәм концерты узды. Сәрдек авылында туып ускән читтә яшәүче авылдашларны, аларның балаларын, туганнарын җыеп оештырган бу концерт бик күркәм, тирән мәгънәле булды. 

Начар метеорологик күренешләр: 13 мартта көндез һәм кич Татарстан Республикасы территориясендә көньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге 18-23 м/c (Казанда 21 м/c кадәр).

14 нче мартта төнлә республикада урыны белән 15-20 м/c кадәр (Казан шәһәрендә 18 м/c кадәр) көчле җил саклана.

7 март көнне Шеңшеңәр мәдәният йортында Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан бәйрәм концерты узды. Концертның беренче өлеше җыр-биюләр белән, икенче өлеше Зәки Зәйнуллинның "41нең арбалы хатыннары" пьесасы белән дәвам итте. Әлеге чара ТАССРның 100 еллыгы һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланды.

2020 елның 11 мартында «Хыял» яшьләр үзәге хезмәткәрләре Бөек Ватан сугышы һәм тыл ветераннарына барып, Халыкара хатын-кызлар көне белǝн котлады һǝм күчтǝнǝчлǝр тапшырды.

8 март көнне Чапшар авыл клубына авыл әбиләрен хөрмәтләп, «Тормыш яме - әнкәй, хатын-кыз» дип исемләнгән бәйрәм кичәсенә чакырдылар.

12 мартта 13.30 сәгатьтә «Татарстан 24» телеканалында «Торак-коммуналь киңәшләр» программасы булачак, анда Татарстан Росреестры һәм Кадастр палатасы экспертлары катнашачак.

Туры эфирда Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең инвестицион проектлар буенча күчемсез милекне дәүләт теркәве бүлеге башлыгы Энҗе Мөхәммәтгалиева һәм Татарстан Кадастр палатасының юридик бүлеге башлыгы Ләйсән Мельникова телевизор караучыларга торак һәм торак булмаган биналарны яңадан планлаштыру, үзгәртеп кору һәм реконструкцияләүнең төп кагыйдәләрен аңлатачаклар.

"Татарстан Республикасы РТПЦ" РТРС филиалы хәбәр иткәнчә, 2020 елның 17-19 мартында 08.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр Шәмәрдән т.п. радиотелеүзәгендә телеканалларны цифрлы форматта трансляцияләүне гамәлгә ашыручы тапшыручы җиһазларны резервлау системасын монтажлау сәбәпле , 1 һәм 2 федераль мультиплекс (РТРС-1, РТРС-2) цифрлы телерадиотапшыруларның техник чараларын өзеп кую башкарылачак.

Исегезгә төшерәбез, Татарстанда 11 марттан 27 мартка кадәр авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру буенча зона семинар-киңәшмәләре узачак. Семинарлар уздыруда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек комитеты рәисе Азат Хамаев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек комитеты рәисе урынбасары Таһир Һадиев, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының АПК, җир мөнәсәбәтләре һәм кулланучылар базары идарәсе башлыгы Ленар Фәттерахманов, Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, муниципаль районнар, авыл җирлекләре башлыклары, кооперативлар җитәкчеләре, фермерлар һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклар башлыклары катнаша.

9 март көнне Бөрбаш Сәрдегәне авыл клубында Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган «Иң кояшлы көн бүген» дигән тематик концерт булып узды. Бөрбаш, Сәрдегән, Алан авылы үзешчәннәре оештырган бу концерт бик матур, җанлы узды. Зал тамашачыларның көчле алкышларына күмелде. 

7 март көнне Куныр мәдәният йортында “Җырым булсын бүләгем” дип исемләнгән Халыкара хатын-кызлар көненә авыл үзешчәннәре тарафыннан бик эчтәлекле, күңелле концерт үткәрелде. Концертта Илфат Гыйләҗетдинов, Гөлчәчәк  Нәҗипова, Илсөяр Закирова, Әдилә Гайнуллина  матур җырлары белән сөендерделәр. Авыл аксакалы Сафиуллин Камал абыйның хатын – кызларыбызны хөрмәтләп язган шигыре барысының да күңеленә хуш килде. Куныр кияве, танылып килүче яшь җырчы Булат Зыятдиновның моңлы җырлары  концертны тагын да җанландырып җибәрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International