7 март көнне Куныр мәдәният йортында “Җырым булсын бүләгем” дип исемләнгән Халыкара хатын-кызлар көненә авыл үзешчәннәре тарафыннан бик эчтәлекле, күңелле концерт үткәрелде. Концертта Илфат Гыйләҗетдинов, Гөлчәчәк Нәҗипова, Илсөяр Закирова, Әдилә Гайнуллина матур җырлары белән сөендерделәр. Авыл аксакалы Сафиуллин Камал абыйның хатын – кызларыбызны хөрмәтләп язган шигыре барысының да күңеленә хуш килде. Куныр кияве, танылып килүче яшь җырчы Булат Зыятдиновның моңлы җырлары концертны тагын да җанландырып җибәрде.