«Татарстан 24» телеканалында яңадан планлаштыруны ничек дөрес итеп рәсмиләштерергә

2020 елның 12 марты, пәнҗешәмбе

12 мартта 13.30 сәгатьтә «Татарстан 24» телеканалында «Торак-коммуналь киңәшләр» программасы булачак, анда Татарстан Росреестры һәм Кадастр палатасы экспертлары катнашачак.

Туры эфирда Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең инвестицион проектлар буенча күчемсез милекне дәүләт теркәве бүлеге башлыгы Энҗе Мөхәммәтгалиева һәм Татарстан Кадастр палатасының юридик бүлеге башлыгы Ләйсән Мельникова телевизор караучыларга торак һәм торак булмаган биналарны яңадан планлаштыру, үзгәртеп кору һәм реконструкцияләүнең төп кагыйдәләрен аңлатачаклар.

Шул ук вакытта һәр тамашачы борчыган сорауларын да бирә ала. Моның өчен программаның турыдан-туры эфирында (843) 511-99-66, 8-800-500-32-55 кайнар линия телефонын җыярга гына кирәк.

Программаны 13:30 дан 14:00гә кадәр карагыз. Кабатлау 15:30 һәм 19:30, Шимбә - 18:30, якшәмбе – 13:30.

Шулай ук исегезгә төшерәбез, узган теле-һәм радиоэфир язмалары белән Росреестрның Татарстан Республикасы буенча Идарәсенең рәсми сайтында танышырга мөмкин rosreestr.tatarstan.ru "Матбугат хезмәте" бүлегендә, "ВК" социаль төркемендә (vk.com/rosreestr16) шулай ук youtube Татарстан Росреестры каналында.

ММЧ өчен контактлар

Татарстан Росреестры матбугат хезмәте

+8 843 255 25 10

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International