9 март көнне Бөрбаш Сәрдегәне авыл клубында Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган «Иң кояшлы көн бүген» дигән тематик концерт булып узды. Бөрбаш, Сәрдегән, Алан авылы үзешчәннәре оештырган бу концерт бик матур, җанлы узды. Зал тамашачыларның көчле алкышларына күмелде.