8 март көнне Чапшар авыл клубына авыл әбиләрен хөрмәтләп, «Тормыш яме - әнкәй, хатын-кыз» дип исемләнгән бәйрәм кичәсенә чакырдылар. Бәйрәм кичәсе авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Мөбәрәкшин Илнар Илшат улы һәм "Тимирязев" исемендәге күмәк хуҗалык вәкиле Гирфанов Салават Фәрит улының бик матур котлау сүзләре белән башланып китте. Әбиләргә авыл үзешчәннәре көче белән әзерләнгән зур концерт күрсәтелде. Кичәдә алар барлык кайгы-хәсрәтләрен, сызлануларын онытып, кунелләре белән яшьлек елларына кайттылар, кушылып җырладылар һәм биеделәр. Табын артында самавырда кайнаган үлән чәйләре эчеп, бөтен мәшакатьләрен онытып бер-берсе белəн аралаштылар. Бу очрашу аларның кунелләрендә матур истәлек булып калыр.