ЯҢАЛЫКЛАР


27
апрель, 2020 ел
дүшәмбе

26 апрель - бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне. Татар шигъриятендә Габдулла Тукай - иң якты йолдыз. Аның исеме татар мәдәниятенең үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге белән мәңгегә бәйле. Тукайның үз милләтенең киләчәге, теле, мәгърифәте, сәяси үсеше өчен җан атып яшәгән татар баласы булуын һәм татар әдәбиятын дөнья киңлекләренә алып чыккан милли шагыйрь икәнлеген һәрдаим истә тотарга тиешбез.

Татарстан Республикасы территориясендә 2020 елның 28 апрелендә көндез һәм кич урыны белән көчле җил көтелә: көньяк-көнбатыштан 15-20 м/c тизлектә, аерым районнарда 24 м/c кадәр, көчле яңгыр, яшен.

28 апрельдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Ногаев Камил Әсгать улы гражданнарны онлайн форматта кабул итәчәк.

Башлана: 15.00 сәгатьтә. Кабул итү 89375261636 телефоны аша алдан язылу буенча үткәрелә.

Кече Лызи авыл җирлеге башкарма комитеты хезмәткәрләре Түбән Ушма авылыннан Павловлар гаиләсендә булып кайтты. Бу гаиләдә булачак хәрби хезмәткәр бар. Хәрби-учет хезмәткәре аңа РВК линиясе буенча документларны тутыру тәртибе турында аңлатты. Шулай ук балаларга азык-төлек җыелмасы да тапшырылды. Гаилә хәзерге вакытта авыр тормыш хәлендә.

Үзизоляция вакытында нәрсә рөхсәт ителә һәм нәрсә тыела?

Мөселманнар өчен изге Рамазан ае башлануны һәм үз-үзеңне изоляцияләү белән килеп туган кыенлыкларны исәпкә алып, Балтач районы шәхси эшмәкәрләре мохтаҗ кешеләргә ярдәм күрсәтү инициативасы белән чыга.

Тэги: #БЕРГӘ #ЯЗГЫИГЕЛЕКАТНАСЫ #ӨЙДӘУТЫРАБЫЗ

Татарстан Авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты галимнәре, үсемлекләрне яклауның бер чарасы да орлык материалын агулауның нәтиҗәсен бирми, чөнки фитопатогеннарның 60%тан артыгы орлыклар аша керә, дип саныйлар алар. Зарарланган орлыкларны чәчү авыруларны шытып килүче үсемлекләргә күчерә, шуның белән чәчүлекләрдә инфекция чыганаклары барлыкка килә.

25 нче апрель көнне Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров терлекчелек тармагының 2020 елның беренче кварталында терлекчелек тармагы үсешенә йомгаклар турында сөйләде.


26
апрель, 2020 ел
якшәмбе

Татарстан Республикасы территориясендә 27 апрельдә көндез урыны белән яшен, көньяк һәм көньяк-көнчыгыш җилнең тизлеге 15-17 м/с кадәр җитәргә мөмкин.


25
апрель, 2020 ел
шимбә

Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда 2020 елның 26 апрелендә төнлә һәм көндез урыны белән көньяк-көнбатыштан, көньяктан 16-21 м/c кадәр (Казан шәһәрендә иртән һәм көндез 15-20 м/c кадәр) көчле җил көтелә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International