Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы коронавирус эпидемиясе шартларында авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең өзлексез эшләвен тәэмин итү буенча «Контроль сәгате» формтында киңәшмә үткәрде. Чираттагы видеоконференция режимындагы киңәшмәне Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Джамбулат Хатуов уздырды, киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе – Татарстан Республикасының Баш дәүләт ветеринария инспекторы Алмаз Хисаметдинов, Россия Кулланучылар күзәтчелегенең (Роспотребнадзор) Татарстан Республикасы Идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина һәм республика АПК предприятиеләре җитәкчеләре катнашты.
Үзен хөрмәт иткән һәр кеше юбилей елының мөһимлеген - Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын аңлый. Балтачның «Наз» үзәге хезмәткәрләре «Җиңү бакчасы» дигән экологик акциядә бик теләп катнашалар. Үз-үзеңне изоляцияләүне исәпкә алып, агач утырту гаиләләр белән үз участогында дистанцион рәвештә үткәрелә. Шулай итеп, социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре яшәү хокукын яулаган һәркемгә хөрмәтләүләрен җиткерәләр, балаларына мөһим вакыйга турында сөйлиләр.
2020 елның 24 апрелендә Чернобыль АЭС һәлакәте, «Маяк» җитештерү берләшмәсендәге авария нәтиҗәләрен бетерүдә катнашучыларның һәм ветераннарның батырлыклары истәлегенә 20 якташыбызга азык-төлек җыелмалары тапшырылды.
Акча җирле бюджеттан бүлеп бирелде.
Бүләкләр тапшырганда барлык профилактик чаралар да үтәлде.
Балтач районында гомер итүче 9 Бөек Ватан сугышы ветеранына Кече нефть компаниясе җитәкчесе Тимур Айрат улы Шәймиев бүләкләр тапшырды.
Үзизоляция режимы вакытында олы яшьтәге кешеләрнең хәлләренә кереп, ярдәм итәргә әзер торучы иганәчеләр булу бик күркәм һәм саваплы гамәл.
Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Джамбулат Хатуов коронавирус инфекциясе пандемиясе шартларында орлыкчылык тармагын үстерүгә багышланган киңәшмә уздырды. Чарада Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов, Россия Авыл хуҗалыгы фәннәре академиясенең Татарстан фәнни-тикшеренү институты директоры Марсель Таһиров, «Госсорткомиссия» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы башлыгы Виталий Новичков, «Россельхозцентр» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы җитәкчесе Рәфис Хбибуллин, «Казан Агрохимсервис» ҖЧҖ генераль директоры Рөстәм Кәлимуллин һәм КВС компаниясенең төбәк вәкиле Алексей Җиһаншин катнаштылар.
22 нче апрель көнне Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров муниципаль берәмлекләр башлыклары һәм республика Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләренең җитәкчеләре белән видеоконференция режимында киңәшмә уздырды. Киңәшмәдә пандемия шартларында авыл хуҗалыгы җитештерүенең нәтиҗәлелеген арттыру һәм Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының өзлексез эшләвен тәэмин итү өчен чаралары турында фикер алыштылар.
Дөньяның төрле почмакларында яман афәт булып тирән эз һәм аяныч нәтиҗәләр калдырган коронавирус чире илебезне һәм республикабызны читләп үтмәде. Әлеге хәлләрне тыныч күңел белән генә күзәтү мөмкин түгел.
Балтач районының мәдәният хезмәткәрләре әлеге катлаулы санитар-эпидемиологик вәзгыять белән бәйле рәвештә, халык өчен, эпедемияне җиңү өчен үзләрен кызганмыйча эшләүчеләрне рухландыру, аларга хөрмәт күрсәтү, рәхмәт белдерү өчен, Игорь Матвиенконың «Жить» жырын башкардылар. Ул бүгенге көндә илдә барган төп вакыйгаларга туры килеп тора, сүзләренә дә тирән мәгьнә салынган. Мәдәният хезмәткәрләренең җыр аша халыкка әзер булуны, нинди генә авыр чаклар булса да, яшәргә тиеш икәнлегебезне аңлатасы килде.
Начар метеорологик күренешләр: 2020 елның 24 апрелендә төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән кыска вакытлы буран көтелә (Казанда көндез).
«Үлемсез полк» акциясе «ВКонтакте» социаль челтәре базасында COVID-19 яңа коронавирус инфекция таралуны булдырмау буенча Татарстан Республикасында агымдагы санитар-эпидемиологик вәзгыять уңаеннан онлайн-режимда узачак.
Хәзерге вакытта республиканың кайбер муниципаль районнарында коронавирус йогышы таралуны булдырмау өчен авыл хуҗалыгы оешмалары хезмәткәрләренә карата карантин кертү теркәлгән.