"Хәтер бакчасы " халыкара акциясендә катнашу

2020 елның 24 апреле, җомга

Үзен хөрмәт иткән һәр кеше юбилей елының мөһимлеген - Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын аңлый. Балтачның «Наз» үзәге хезмәткәрләре «Җиңү бакчасы» дигән экологик акциядә бик теләп катнашалар. Үз-үзеңне изоляцияләүне исәпкә алып, агач утырту гаиләләр белән үз участогында дистанцион рәвештә үткәрелә. Шулай итеп, социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре яшәү хокукын яулаган һәркемгә хөрмәтләүләрен җиткерәләр, балаларына мөһим вакыйга  турында  сөйлиләр.

    Социаль хезмәткәр Людмила Тихонова балалары белән Бөек Ватан сугышында катнашкан күршесе - Антон Михайлович Уразайкин  истәлегенә чия агачы утыртты. "Утыртылган чия агачы үсеп китсен һәм ел саен язын купшы чәчәк белән сөендерсен, безгә яхшы балачак дустыбыз - хөрмәтле Антон бабайны хәтерләтсен. Агач сезнең белән бергә үсәчәк", - ди социаль хезмәткәр Людмила Павловна балаларына.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International