«Үлемсез полк» акциясе «ВКонтакте» социаль челтәре базасында онлайн-режимда узачак

2020 елның 23 апреле, пәнҗешәмбе

«Үлемсез полк» акциясе «ВКонтакте» социаль челтәре базасында COVID-19 яңа коронавирус инфекция таралуны булдырмау буенча Татарстан Республикасында агымдагы санитар-эпидемиологик вәзгыять уңаеннан онлайн-режимда узачак.

«Татарстанда Үлемсез полк Онлайн» проектында катнашучы постын бастырып чыгару өчен инструкция

2020 елда Татарстан Республикасында Бөек Ватан сугышы буыны турында шәхси хәтерне саклап калу акциясе онлайн узачак.

Теләге булган һәркем онлайн-акциягә кушыла ала, ул постны #БессмертныйполкОнлайн #БессмертныйполкТатарстан хэштеглары белән бастырып чыгара ала.

Форматлар: Фото һәм видео

"Татарстанда Үлемсез полк Онлайн" акциясендә катнашу өчен:

1. Бөек Ватан сугышында катнашкан туганы яки якыны турында мәгълүмат һәм фотография әзерләргә.

2. Бөек Ватан сугышында катнашучы туганының портретын кулланып, фотография яисә видеоролик ясарга.

3. Постка текст әзерләргә. Текстта түбәндәгеләр булырга тиеш:

- Бөек Ватан сугышында катнашучы белән бәйле шәхси тарих 

- Бөек Ватан сугышы катнашучысы турында кыскача мәгълүмат (исеме, фамилиясе, гаскәр яисә эшчәнлек төре, сугышта катнашу еллары һәм, булган очракта, башка кызыклы мәгълүмат )

- «Татарстанда Үлемсез полк Онлайн» акциясендә катнашу турында тамга

- #БессмертныйполкОнлайн #БессмертныйполкТатарстан хэштекларын кулланырга

4. ВКонтакте, Одноклассники һәм Instagram социаль челтәрендә пост урнаштырырга.

5. Постны 15 апрельдән 5 майга кадәр урнаштырырга кирәк.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International