«Яшәргә!»

2020 елның 23 апреле, пәнҗешәмбе

Дөньяның төрле почмакларында яман афәт булып тирән эз һәм аяныч нәтиҗәләр калдырган коронавирус чире илебезне һәм республикабызны читләп үтмәде. Әлеге хәлләрне тыныч күңел белән генә күзәтү мөмкин түгел.

 Балтач районының мәдәният хезмәткәрләре әлеге катлаулы санитар-эпидемиологик вәзгыять белән бәйле рәвештә, халык өчен, эпедемияне җиңү өчен үзләрен кызганмыйча эшләүчеләрне рухландыру, аларга хөрмәт күрсәтү, рәхмәт белдерү өчен, Игорь Матвиенконың «Жить» жырын башкардылар. Ул бүгенге көндә илдә барган төп вакыйгаларга туры килеп тора, сүзләренә дә тирән мәгьнә салынган. Мәдәният хезмәткәрләренең җыр аша халыкка әзер булуны, нинди генә авыр чаклар булса да, яшәргә тиеш икәнлегебезне аңлатасы килде.

Хәзерге вакытта безнең төп максат - меңләгән кешеләр авырганда, аларга карата битараф булмауны һәм бер-береңә ярдәм кулы сузарга әзер булуны күрсәтү, законнарны тиешенчә үтәү. Бер кеше меңләгән кешегә чир йоктыра ала, шуңа курә безгә бер фикердә булу зарур. Бердәм булган очракта гына, «Без, яшәячәкбез!»

Әлеге җырның видеоязмасын https://youtu.be/dgbnrgtjJs8 сылтамасы аша кереп карый аласыз.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International