Татарстан Республикасы территориясендә 27 апрельдә көндез урыны белән яшен, көньяк һәм көньяк-көнчыгыш җилнең тизлеге 15-17 м/с кадәр җитәргә мөмкин.
Аязучан болытлы һава. Төнлә урыны белән бераз яңгыр. Көндез урыны белән яңгыр, кайбер районнарда яшен. Җил көньяктан, көньяк-көнчыгыштан, 4-9 м/c, төнлә урыны белән көчәйгәндә 14 м/c кадәр; көндез яшенле җил вакытында 15-17 м/c кадәр. Төнлә минималь һава температурасы +5..+8˚. Көндез максималь һава температурасы +15..+18˚.