Татарстан Республикасы территориясендә 2020 елның 29 апрелендә төнлә һәм көндез урыны белән 15-20 м/с тизлектә көчле җил көтелә (Казанда 15-17 м/с). Төнлә һәм иртән юлларның аерым участокларында бозлавык барлыкка килергә мөмкин.
Пыжмара төп белем мәктәбе Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан, авылның Сабантуй ял мәйданындагы Батырлар аллеясын 75 чыршы үсентесе белән тулыландырды.
Илебезгә чын ир-егетләр - батырлар, авылыбызга горурланырлык кыз - уллар үстергән нигезләргә Җиңү йолдызлары кайтты. Смәел урта мәктәбе башлап җибәргән игелекле эшне авыл халкы хуплады. Мәктәп коллективы көче белән сугышта катнашкан авылдашларыбыз капкаларында кызыл йолдызлар балкый.
Рәхмәт сезгә, каһарманнарыбыз, Бөек Җиңү өчен! Рәхмәт сезгә, мәктәп коллективы, бүгенге буынга хәтерне яңартып, тарихны барлап патриотик рух тәрбияләгәнегез өчен!
Пандемиягә бәйле рәвештә җитештерүнең кайбер тармакларында һәм хезмәтләр күрсәтү өлкәсендә икътисадый активлык кимү аркасында шәһәр халкының шактые эшсез калырга мөмкин. Шәһәр халкын сезонлы эшләр белән тәэмин итү мөмкинлеген исәпкә алып, эш бирүчеләр белән хезмәт мөнәсәбәтләрен оештыру максатында, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан “АВЫЛГА ҖӘЙГЕ ЭШКӘ – 2020” чакыру игълан ителде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов азык-төлек товарларына һәм дару препаратларына бәяләрне көйләү мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде. Чарада Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашты.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты галимнәре белән берлектә бакчачылар өчен җимеш агачлары утырту буенча махсус киңәшләр әзерләде.
26 апрель - бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне. Татар шигъриятендә Габдулла Тукай - иң якты йолдыз. Аның исеме татар мәдәниятенең үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге белән мәңгегә бәйле. Тукайның үз милләтенең киләчәге, теле, мәгърифәте, сәяси үсеше өчен җан атып яшәгән татар баласы булуын һәм татар әдәбиятын дөнья киңлекләренә алып чыккан милли шагыйрь икәнлеген һәрдаим истә тотарга тиешбез.
Татарстан Республикасы территориясендә 2020 елның 28 апрелендә көндез һәм кич урыны белән көчле җил көтелә: көньяк-көнбатыштан 15-20 м/c тизлектә, аерым районнарда 24 м/c кадәр, көчле яңгыр, яшен.
28 апрельдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Ногаев Камил Әсгать улы гражданнарны онлайн форматта кабул итәчәк.
Башлана: 15.00 сәгатьтә. Кабул итү 89375261636 телефоны аша алдан язылу буенча үткәрелә.
Кече Лызи авыл җирлеге башкарма комитеты хезмәткәрләре Түбән Ушма авылыннан Павловлар гаиләсендә булып кайтты. Бу гаиләдә булачак хәрби хезмәткәр бар. Хәрби-учет хезмәткәре аңа РВК линиясе буенча документларны тутыру тәртибе турында аңлатты. Шулай ук балаларга азык-төлек җыелмасы да тапшырылды. Гаилә хәзерге вакытта авыр тормыш хәлендә.