ЯҢАЛЫКЛАР


30
апрель, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Үзизоляция режимы вакытында районыбызның азкеремле һәм купбалалы гаиләләренең хәлләренә кереп, ярдәм итәргә әзер торучылар байтак. Шундыйларның берсе МДСУ-1 оешмасы җитәкчесе - Рәшит Ильясов. Бу авыр чорда оешма исеменнән райныбызныӊ 54 гаиләсенә азык-төлек пакетлары таратылды. Оешмада эшләгән һәм балалары дистанцион укуда авырлык күргән гаиләләргә 4 ноутбук та бүләк ителгән.

Хөрмәтле райондашлар! Илебез, республикабыз, районыбыз җирлегендә Бөек җиӊүнеӊ 75 еллыгын  каршылау өчен зур әзерлек эшләре алып барылды. Әмма мәгълүм сәбәпләр аркасында тарихыбызда беренче тапкыр Бөек Җиӊүне үз көнендә парадлар, демонстрацияләр, митинглар белән уздыра алмаячакбыз. Соӊгы елларда бәйрәмнеӊ күрке булган «Үлемсез полк. Бессмертный полк» акциясе дә урамга чыга алмаячак. Әмма Җиӊү яулаган әби-бабайлар, әтиләр-әниләр, туганнар, абыйлар хәтер булып, бердәм булып, бер сафта, онлайн рәвештә парадка баса алачаклар. Районыбызда «Үлемсез полк. Онлайн» («Бессмертный полк. Онлайн») акциясе кысаларында 75.baltasi.ru сайты булдырылды. Бу сайтка кереп үзегезнеӊ сугышта катнашкан якыннарыгыз фотоларын урнаштыру сорала.


29
апрель, 2020 ел
чәршәмбе

Бүген, 29 апрель көнне, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Камил Әсгать улы Ногаев эшлекле сәфәр белән Балтач районында булды.

 

Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә 2020 елның 30 апрелендә төнлә һәм көндез урыны белән көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге 15-20 м/c кадәр җитәргә мөмкин (Казанда 15-18 м/c кадәр).

  Гайфетдин Гыйльметдин улы Гыйльметдинов -Смәел авылы егете. 1941 нче елның июнендә үзе теләп сугышка китә. Дошманга каршы аяусыз көрәшә авылдашыбыз. Аның күкрәген Ватан сугышы, Ленин орденнары, Алтын Йолдыз, “Батырлык өчен” медальләре бизи. СССР Югары Советы Президиумының 19 март 1944 нче ел Указы нигезендә Гайфетдин Гыйльметдиновка, үлгәннән соң,Советлар Союзы Герое исеме бирелә.

 Авылга кергәндә аның истәлегенә яңа элмә такта куелды. Гүя, ул бүген дә безнең иминлекне саклап тора кебек.

Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев социаль әһәмиятле авыл хуҗалыгы продукциясенә һәм азык-төлеккә бәйле вәзгыять мониторингы буенча Оператив штабының чираттагы утырышын үткәрде. Чарада Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашты.

Татарстан Хөкүмәте «Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгын үстерү һәм авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек базарларын җайга салу» республика дәүләт программасының гамәлдә булуын 2025 елга кадәр озайтты.

Пандемиягә бәйле рәвештә җитештерүнең кайбер тармакларында һәм хезмәтләр күрсәтү өлкәсендә икътисадый активлык кимү аркасында шәһәр халкының шактые эшсез калырга мөмкин. Шәһәр халкын сезонлы эшләр белән тәэмин итү мөмкинлеген исәпкә алып, эш бирүчеләр белән хезмәт мөнәсәбәтләрен оештыру максатында, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан “АВЫЛГА ҖӘЙГЕ ЭШКӘ – 2020” чакыру игълан ителде.

Безне авыр вакытта бер – беребезгә ярдәм итү, ярдәм кулын сузу коткара. Катлаулы чорны бүген бөтен дөнья кичерә,әмма безнең арада аеруча ярдәмгә мохтаҗ кешеләр бар. 

Шәхси эшмәкәр Закиров Радик Кече Лызи мәктәбе укучыларына азык-төлек пакетлары тапшырды. Шунысы куанычлы - безнең җәмгыятьтә тирә-юньдәгеләрнең ничек яшәүләренә битараф булмаган аңлы кешеләр дә бар.


28
апрель, 2020 ел
сишәмбе

Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының оператив белешмәләре буенча, 2020 елның 20 апреленә авыл хуҗалыгы оешмалдарында хуҗалыкларда тәүлеклек эчендә 49,5 мең тонна сөт сатылган, бу 2019 елның шушы чорына караганда 7%ка (3,2 мең тоннага) күбрәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International