Смәел авыл җирлеге яңалыклары. Советлар Союзы Герое Гыйльметдинов Гәйфетдин истәлегенә элмә такта куелды

2020 елның 29 апреле, чәршәмбе

  Гайфетдин Гыйльметдин улы Гыйльметдинов -Смәел авылы егете. 1941 нче елның июнендә үзе теләп сугышка китә. Дошманга каршы аяусыз көрәшә авылдашыбыз. Аның күкрәген Ватан сугышы, Ленин орденнары, Алтын Йолдыз, “Батырлык өчен” медальләре бизи. СССР Югары Советы Президиумының 19 март 1944 нче ел Указы нигезендә Гайфетдин Гыйльметдиновка, үлгәннән соң,Советлар Союзы Герое исеме бирелә.

 Авылга кергәндә аның истәлегенә яңа элмә такта куелды. Гүя, ул бүген дә безнең иминлекне саклап тора кебек.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International