Безне авыр вакытта бер – беребезгә ярдәм итү, ярдәм кулын сузу коткара. Катлаулы чорны бүген бөтен дөнья кичерә,әмма безнең арада аеруча ярдәмгә мохтаҗ кешеләр бар.
Шәхси эшмәкәр Закиров Радик Кече Лызи мәктәбе укучыларына азык-төлек пакетлары тапшырды. Шунысы куанычлы - безнең җәмгыятьтә тирә-юньдәгеләрнең ничек яшәүләренә битараф булмаган аңлы кешеләр дә бар.