Бүген, 29 апрель көнне, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Камил Әсгать улы Ногаев эшлекле сәфәр белән Балтач районында булды.
Балтач районы башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин белән бергә алар төзелеш объектларында һәм авыл хуҗалыкларындагы эшчәнлек белән таныштылар, эш урыннарында коронавирус инфекциясе белән бәйле чикләүләр һәм профилактик чараларның үтәлешен тикшерделәр.
«Хыял» яшьләр үзәгендә узган ел башланган ремонт тәмамланып килә, бинаның эче һәм тышы, бүленеше өр-яңадан эшләнәчәк. "Водстрой" оешмасы бу күләмле эшләрне сыйфатлы башкарыр дип ышанабыз.
Камил Ногаев Балтач бистәсендәге 2 нче номерлы балалар бакчасының капиталь ремонт эшләре белән дә танышты. Әлеге балалар бакчасы 140 балага исәпләнгән. Бакчаныӊ бинасы гына түгел, аныӊ территориясе дә төзекләндереләчәк, балалар өчен уен мәйданчыклары, барысы да яӊартылачак.
Төзелеш объектларында профилактик чаралар үтәлешенә килгәндә, эшчеләр таләпләрне төгәл үтиләр - барысы да маска һәм перчаткалардан.
Рамил Нотфуллин һәм Камил Ногаев азык-төлек кибетендә булдылар, сатучылар белән аралаштылар, халыкның хәзерге вакытта нинди товарларга өстенлек бирүен сораштылар.
Эшлекле сәфәрен Камил Әсгать улы Урта Көшкәт авылы "Дуслык" хуҗалыгында дәвам итте. Исеменнән күренгәнчә, монда төрле милләт вәкилләре дус яшиләр, бердәм булып эшлиләр. Биредә Камил Ногаев авыл хуҗалыгының техник тәэмин ителешен тикшерде, алар барысы да төзек һәм заман таләпләренә туры килә. Санитар-эпидемиологик вәзгыятькә бәйле рәвештә кертелгән киңәшләрне, саклану чараларын төгәл үтиләр.
"Сосна" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең терлекчелек фермасында да эшчәнлек тулы көчендә бара, коронавирус инфекциясе белән бәйле чикләүләр һәм профилактик чаралар башкарыла. Моңа Камил Әсгать улы һәм Рамил Рәшит улы шәхсән инандылар.