ЯҢАЛЫКЛАР


4
май, 2020 ел
дүшәмбе

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте Россия Финанс министрлыгының «Россия Федерациясендә халыкның финанс грамоталылыгы дәрәҗәсен күтәрүгә һәм финанс белемен үстерүгә ярдәм итү» проекты экспертлары һәм партнерлары белән берлектә коронавирус инфекциясе таралуга һәм хәрәкәт чикләүләрен кертүгә бәйле мошенниклыкның төп төрләренә игътибар итә.


1
май, 2020 ел
җомга

ТР Дәүләт Советы депутаты Ногаев Камил Әсгать улы гражданнарны онлайн форматта кабул итте.


30
апрель, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Бүген, 30 апрель көнне, район башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин халыкны борчыган сораулар буенча гражданнар белән видеоконференция форматында очрашу үткәрде.  

Халыкны аеруча юлларны төзекләндерү мәсьәләсе борчый. Шулай ук, катлаулы вәзгыятькә бәйле рәвештә, авыр хәлдә калган читкә йөреп эшләүчеләргә әлеге проблеманы чишү юлын сорап мөрәҗәгать иттеләр.

 

2020 елның 1-10 июнь көннәрендә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында муниципаль мәдәният һәм сәнгать учреждениеләренең иҗат коллективлары проектларына ярдәм итү өчен Татарстан Республикасы Хөкүмәте грантларын алуга гаризалар кабул ителә.

15 елдан артык шәхси эшмәкәрләр - Асия һәм Радик Закировлар гаиләсе мөмкинлекләре чикле балалар өчен «Чын күңелдән» хәйрия акциясе оештырдылар.

Коронавирус инфекциясе таралуга юл куймау сәбәпле, Закировлар әлеге категориядәге 162 балага азык-төлек пакетлары тапшырырга булдылар. «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре азык-төлек таратуны авыл җирлекләре җитәкчеләре аша оештырдылар. Балаларга бүләк тапшырганнары өчен күп гаиләләрдән рәхмәт шалтыратулары килде.

Тэги: #йөрәктәнйөрәккә #ярдәмянәшә

Игелекле эш башкарырга теләгән кеше һәрвакыт үз теләген тормышка ашырырга юл таба.  Күптән түгел районның социаль яклау бүлегенә билгесез булып калырга теләгән һәм аз керемле өлкәннәргә ярдәм итәргә теләк белдергән ир-ат мөрәҗәгать итте.

    

Аязучан болытлы һава. Яңгыр, төнлә урыны белән. Төньяк-көнбатыштан искән җил төньяк-көнчыгыш 5-10 м/c ка күчә, урыны белән җилнең тизлеге 14 м/с ка җитә. Төнлә һаваның минималь температурасы +1...+4˚, көндез максималь һава температурасы +8...+11˚.

Коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау максатыннан районда планлы эшчәнлек алып барыла. Атнага ике тапкыр җәмәгать куллану урыннарын, кибетләрне, банк һәм парк территорияләрен дезинфекцияләү үткәрелә.

Бүген, 30 апрель көнне, Балтач бистәсендә, Чепья, Яңгул авылларында хуҗалык - эксплуатация хезмәте эшчеләре җәмәгать урыннарында чираттагы дезинфекцияләү үткәрде.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, Татарстанда социаль икмәк пешерә торган предприятиеләрне субсидияләү лимиты арттырылган. Шундыйларга 1 сортлы ак ипи, «Сельский» һәм «Дарницкий» яисә билгеләнгән рецептура буенча пешерелә торган башка исемдәге ипиләр керә.

Кечкенә шәһәрләрләрдә һәм поселокларда яшәүчеләрнең ташламалы авыл ипотекасы ярдәмендә торак шартларын яхшыртырга мөмкинлек бирде. 193 татарстанлы быел үз торак шартларын яхшырттылар да инде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International