Коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау максатыннан районда планлы эшчәнлек алып барыла. Атнага ике тапкыр җәмәгать куллану урыннарын, кибетләрне, банк һәм парк территорияләрен дезинфекцияләү үткәрелә.
Бүген, 30 апрель көнне, Балтач бистәсендә, Чепья, Яңгул авылларында хуҗалык - эксплуатация хезмәте эшчеләре җәмәгать урыннарында чираттагы дезинфекцияләү үткәрде.