Рамил Рәшит улы Нотфуллин гражданнар белән видеоконференция форматында очрашу үткәрде

2020 елның 30 апреле, пәнҗешәмбе

Бүген, 30 апрель көнне, район башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин халыкны борчыган сораулар буенча гражданнар белән видеоконференция форматында очрашу үткәрде.  

Халыкны аеруча юлларны төзекләндерү мәсьәләсе борчый. Шулай ук, катлаулы вәзгыятькә бәйле рәвештә, авыр хәлдә калган читкә йөреп эшләүчеләргә әлеге проблеманы чишү юлын сорап мөрәҗәгать иттеләр.

Барлык мөрәҗәгатьләр дә теркәлде һәм каралды, кайберләренә очрашу вакытында аңлатмалар бирелде, башкалары контрольгә алынды.

Хөрмәтле райондашлар! Мондый очрашулар алга таба да үткәреләчәк, борчыган сорауларыгыз, тәкъдимнәрегез булса, 2-43-34 телефон номеры аша мөрәҗәгать итә аласыз.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International