2020 елның 1-10 июнь көннәрендә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында муниципаль мәдәният һәм сәнгать учреждениеләренең иҗат коллективлары проектларына ярдәм итү өчен Татарстан Республикасы Хөкүмәте грантларын алуга гаризалар кабул ителә.
Конкурс Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Муниципаль мәдәният һәм сәнгать учреждениеләренең иҗат коллективлары проектларына ярдәм итү өчен Татарстан Республикасы Хөкүмәте грантларын гамәлгә кую турында» 2007 нче елның 14 нче маенда кабул ителгән 181 нче номерлы карары нигезендә үткәрелә.
Анда катнашу өчен Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең гамәлгә куючылары булган Татарстан Республикасы муниципаль мәдәният, сәнгать һәм кинематография учреждениеләре чакырыла.
Гариза документлары электрон рәвештә (.pdf форматында) агымдагы елның 1-10 июнь көннәрендә түбәндәге электрон почта адресы буенча: irtimkrt@mail.ru «Грант лучшим учреждениям – наименование муниципального образования (мәсәлән, «Агрызский район»)» тамгасы белән кабул ителәчәк.
Элемтә өчен телефон: (843) 264-75-14.
Конкурс турында тулырак мәгълүматны түбәндәге сылтама буенча алырга була: https://mincult.tatarstan.ru/rus/grant_govrt_munisipal.html