ЯҢАЛЫКЛАР


30
апрель, 2020 ел
пәнҗешәмбе

15 елдан артык шәхси эшмәкәрләр - Асия һәм Радик Закировлар гаиләсе мөмкинлекләре чикле балалар өчен «Чын күңелдән» хәйрия акциясе оештырдылар.

Коронавирус инфекциясе таралуга юл куймау сәбәпле, Закировлар әлеге категориядәге 162 балага азык-төлек пакетлары тапшырырга булдылар. «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре азык-төлек таратуны авыл җирлекләре җитәкчеләре аша оештырдылар. Балаларга бүләк тапшырганнары өчен күп гаиләләрдән рәхмәт шалтыратулары килде.

Тэги: #йөрәктәнйөрәккә #ярдәмянәшә

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International