29 апрельгә консультатив кисәтү

2020 елның 28 апреле, сишәмбе

Татарстан Республикасы территориясендә 2020 елның 29 апрелендә төнлә һәм көндез урыны белән 15-20 м/с тизлектә көчле җил көтелә (Казанда 15-17 м/с). Төнлә һәм иртән юлларның аерым участокларында бозлавык барлыкка килергә мөмкин.

Аязучан болытлы һава. Төнлә һәм иртән урыны белән кыска вакытлы яңгыр, аерым районнарда юеш кар, көндез урыны белән кыска вакытлы яңгыр. Җил төньяк-көнбатыштан көньяк-көнбатышка таба 7-12 м/с тизлектә, урыны белән 15-20 м/с тизлектә. Төнлә һаваның минималь температурасы -1..+2˚. Максималь һава температурасы көндез +10..+13˚. Төнлә һәм иртән юлларның аерым участокларында бозлавык барлыкка килергә мөмкин.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International