26 апрель - бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне. Татар шигъриятендә Габдулла Тукай - иң якты йолдыз. Аның исеме татар мәдәниятенең үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге белән мәңгегә бәйле. Тукайның үз милләтенең киләчәге, теле, мәгърифәте, сәяси үсеше өчен җан атып яшәгән татар баласы булуын һәм татар әдәбиятын дөнья киңлекләренә алып чыккан милли шагыйрь икәнлеген һәрдаим истә тотарга тиешбез.
Шагыйребезнең туган көнендә Балтач районы башкарма комитеты җитәкчесе Хәйретдинов Айдар Фоат улы һәм башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Гайнетдинов Илһам Фидәил улы Габдулла Тукайның әнисе Бибимәмдүдә абыйстай җирләнгән Сосна Пүчинкәсе зиратында булдылар. Шагыйрьнең әнисенең рухына дога кылып, каберенә чәчәкләр салдылар.