Үзизоляция вакытында нәрсә рөхсәт ителә һәм нәрсә тыела?

2020 елның 27 апреле, дүшәмбе

ВАКЫТЛЫЧА ТЫЕЛА

Бару:

• барлык категория гражданнарга тернәкләндерү үзәкләренә

• инвалидларга хезмәт күрсәтү үзәкләренә

• социаль яклау бүлекчәләренә

• фәнни һәм мәгариф оешмаларына

• уеннар, күңел ачу һәм спорт үзәкләренә

• кальян тарту, гомум туклану урыннарына (таратучылардан тыш)

• кинотеатр һәм сәүдә үзәкләренә (азык-төлек кибетләре һәм элемтә салоннарыннан тыш)

• СПА-салоннар, массаж салоннары, солярийлар, мунчалар һ.б.

• парклар, урман-парклар

• дини оешмаларның биналары һәм территорияләре

• зиратлар (җирләүдә катнашучылардан тыш)

Кунакханә, санаторий, балалар лагерьларына (командировкадагылардан тыш) гражданнарга урыннарны броньлау, кабул итү һәм урнаштыру

ЯШӘҮ УРЫННАРЫН, ТОРГАН ҖИРЛӘРЕН КАЛДЫРЫРГА:

• Әгәр дә Сезгә 65+ икән

• Әгәр дә Сез Россиянең башка төбәгеннән яки чит илдән кайтсагыз (14 көн дәвамында)

• Әгәр дә Сез читтән кайтучылар белән бергә яшәсәгез (14 көн дәвамында)

МАСКАСЫЗ/РЕСПИРАТОРСЫЗ ЙӨРЕРГӘ:

һәртөрле кибетләр һәм хезмәт күрсәтү урыннары (МФЦ, ПФР, судлар, медицина оешмалары,банклар һ.б.)

МАСКАСЫЗ ЙӨРЕРГӘ:

• җәмәгать транспортында

• таксида (маска пассажирларда да, йөртүчедә дә булырга тиеш)

ТАКСИДА ИКЕ ПАССАЖИРДАН АРТЫК КЕШЕ ЙӨРЕРГӘ (балаларны исәпкә алмаганда)

ТАНТАНАЛЫ ТӨСТӘ НИКАХ РӘСМИЛӘШТЕРЕРГӘ

РӨХСӘТ ИТЕЛӘ:

СМС-РӨХСӘТСЕЗ ДӘ ЯШӘҮ УРЫННАРЫН, ТОРГАН ҖИРЛӘРЕН КАЛДЫРЫРГА:

• гадәттән тыш хәл булганда / яшәүгә куркыныч янаганда

• якындагы кибеткә бару

• якындагы даруханәгә бару

• якындагы элемтә салонына бару

• чүп-чар чыгару

• йорт хайваннарын йөртеп керү

СМС-рөхсәт белән теркәлеп

• суд/ хәрби комиссариатка бару

• яшәү урынын үзгәртү

• балаларны белем бирүче оешмаларга илтү һәм алып кайту

• медицина яки ветеринария клиникасына бару

• җирләүдә катнашу

• паспорт алу

• дачага / шәһәр читендәге йортка бару

• кредит оешмаларына һәм элемтә бүлекчәләренә бару

• хезмәткә яраксыз туганнарыңа азык-төлек, дарулар һәм аеруча мөһим товарларны илтү

ЯШӘҮ УРЫННАРЫН, ТОРГАН ҖИРЛӘРЕН КАЛДЫРЫРГА:

Эшкә бару һәм кайту эш бирүченең белешмәсе нигезендә

ТР Яшьләр эшләре министрлыгы белешмәсе нигезендә волонтерларга аерым категория гражданнар өчен дарулар, азык-төлек һәм аеруча мөһим товарлар илтү

Шәхси кабинетыңда теркәлү юлы белән

• МФЦ, ПФРга бару

• чәчтарашханәгә йөрү

Үзмәшгульләргә:

• курьерлык юлы белән илтү

• җитештерү урыннарына бару

• материал, чимал сатып алу өчен

• такси йөртүче сыйфатында хезмәт күрсәтү

Вакытлыча тыелган

ЭШ БИРҮЧЕЛӘРГӘ:

- ХЕЗМӘТКӘРЛӘРНЕ ЮГАРЫ ТӘН ТЕМПЕРАТУРАСЫ БЕЛӘН ЭШЛӘТҮ

- ХЕЗМӘТКӘРЛӘРНЕ ШӘХСИ САКЛАНУ ЧАРАЛАРЫННАН БАШКА ЭШЛӘТҮ

ОЕШМАЛАРГА:

ШӘҺӘРАРА АВТОБУСЛАРДА ПАССАЖИРЛАРНЫ ҺӘМ БАГАЖНЫ ТАШУ

Казанга баручы һәм кире кайтучы, Чаллыга баручы һәм кире кайтучы даими рейслар чыгарма буларак

Эш бирүче бурычлы:

- Эшчеләргә изоляцияләү режимын тәэмин итү өчен булышлык күрсәтү

- Биналарны, гомум кулланылыштагы урыннарны, җиһазларны дезинфекцияләүне тәэмин итү

- Санитария норма таләпләрен үтәү, бинаны һәр кичтә юуны оештыру

- Хезмәткәрләрне шәхси саклану һәм антисептик чаралар белән тәэмин итү

- Хезмәткәрләрнең тән температурасын үлчәү

- Оешмада вируслы авыруларга каршы профилактика турындагы мәгьлүматны элү

- Электрон документ әйләнеше, электрон һәм почта элемтәсенә күчү

- Мәшгульлек үзәкләренә барлыкка килгән вакансияләр турында мәгьлүмат бирү

СӘҮДӘ ОЕШМАЛАРЫНДА ТӘЭМИН ИТӘРГӘ:

- Кулларны антисептиклар белән юу мөмкинлеге

- Сатып алучылар арасында 1,5 метр ара булдыру

-Кибет хезмәткәрләрен шәхси саклану чаралары белән тәэмин итү

ЧӘЧТАРАШХАНӘЛӘРДӘ ТӘЭМИН ИТӘРГӘ:

- Алдан язылу юлы белән генә кабул итәргә һәм фәкать чәчтараш хезмәтен генә күрсәтергә

- Клиентлар кабул итү вакытлары арасында җилләтү һәм санитар чистарту вакыты 10 минуттан да ким булмаска тиеш

- Хезмәткәрләр арасындагы ара -1.5 метр

- Клиентлар арасындагы ара -1.5 метр

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International