Мөселманнар өчен изге Рамазан ае башлануны һәм үз-үзеңне изоляцияләү белән килеп туган кыенлыкларны исәпкә алып, Балтач районы шәхси эшмәкәрләре мохтаҗ кешеләргә ярдәм күрсәтү инициативасы белән чыга. Әйтик, Венера Җәләева 30 азык-төлек пакеты әзерләгән, аларны «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре һәм авыл җирлекләре җитәкчеләре таратты.
Венера Зиннуровнага ярдәм алучылар исеменнән рәхмәт сүзләре җиткерәбез.