ЯҢАЛЫКЛАР


8
май, 2020 ел
җомга

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Бөек Ватан сугышы елларындагы ТАССР авыл хуҗалыгына багышланган язмалар сериясен дәвам итә. Сугыш елларында Татарстан предприятиеләре армияне һәм халыкны азык-төлек белән тәэмин итүдә аерым әһәмияткә ия була.

Май җитте, көннәр җылытты, ниһаять, кояш кыздыра башлады, димәк, бәрәңге утыртырга да вакыт җиткән. Бәрәңге утырту өчен технология буенча җир 8-10 гралуска кадәр җылынырга тиеш. Халык сынамышлары буенча - бу каен чәчәккә бөреләнә башлаган вакыт. Берәр атнага соңга калсаң да, зыян түгел, чөнки бәрәңге җылы туфракны ярата.

«Татарстан Республикасының Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе» Федераль дәүләт бюджет учреждениесе мәгълүматлары буенча, 2020 елның 7 маеннан 13 маена кадәр Татарстан Республикасының көнчыгыш районнарында урыны белән урманнарда югары дәрәҗәдәге янгын куркынычы (4 класс) күзәтелә.


7
май, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Бүген, 7 май көнне, Балтач районы башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин видеоконференция форматында эшмәкәрләр белән очрашу үткәрде. Эшмәкәрләр коронавирус инфекциясе таралу шартларында килеп чыккан проблемалар турында фикер алыштылар.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итә: «Россия авыл яшьләре берлеге» гомумроссия яшьләр иҗтимагый оешмасы,  Хәтер һәм Дан елына багышланган «Авыл батырлыгы» Бөтенроссия челтәрле акциясен уздыра. Анда теләгән һәр РФ гражданины катнаша ала. Җиңүчеләрне дипломнар, «Россиянең Хезмәт батырлыгы» дигән мактау билгеләре һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләячәкләр.

Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә 2020 елның 8 маенда көндез урыны белән көньяк-көнчыгыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-17 м/с кадәр җитәргә мөмкин (Казанда 15 м/c кадәр).

Шеңшеңәр авыл җирлегендә санитар-экологик икеайлыгы кысаларында агачлар утыртылды. Авыл җирлегендә яшәүчеләр авылларны яшелләндерүгә зур өлеш керттеләр. Җирлек территориясендә 300 яшь үсенте барлыкка килде.

РФ Хөкүмәтенең 2020 елның 24 апреленнән № 576 карары белән 2020 елда федераль бюджеттан субсидияләр бирү кагыйдәләре билгеләнде.

Субсидия яңа коронавирус йогышы таралу нәтиҗәсендә килеп туган хәлне начарайту шартларында алар эшчәнлеген гамәлгә ашыруга бәйле чыгымнарны өлешчә компенсацияләү максатларында, шул исәптән 2020 елның апрель һәм май айларында үз эшчеләренең мәшгульлеген һәм хезмәт хакын саклауга бирелә.

6 май көнне Балтач муниципаль район башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Камил Әсгать улы Ногаев Бөек Ватан сугышы ветераннарын - Нөнәгәрдән Гыйльметдин Хәбибуллинны, Чепьядан Гарифҗан Галиевны, Бөрбаштан Нурҗиһан Хөснетдинованы, Аланнан Габделгани Нәҗиповны, Салавычтан Мөхлис Хәбибуллинны, Түбән Кенәдән Тәскирә Галимуллинаны, Таузардан Мөдәрис Зәкиевны, Балтачтан Мансур Хәсбиуллин һәм Гыйльван Гыйльмуллинны якынлашып килүче Җиңү көне белән котладылар һәм Татарстан Республикасы Президенты буләкләрен, шулай ук район башлыгы исеменнән бүләкләр тапшырдылар.

Смәел авыл җирлегендә күп балалы гаиләләргә, ярдәмгә мохтаҗ өлкән буын кешеләренә Татарстан Президенты Рөстәм Миннеханов кушуы буенча бирелә торган азык-төлек тутырылган тартмалар өләшенде. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International