Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә 2020 елның 8 маенда көндез урыны белән көньяк-көнчыгыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-17 м/с кадәр җитәргә мөмкин (Казанда 15 м/c кадәр).
Алмашынучан болытлы һава. Урыны белән бераз яңгыр. Җил көньяк-көнчыгыштан, көньяктан 6-11, көндез урыны белән көчәйгәндә 17 м/с га кадәр. Төнлә минималь һава температурасы +12..+15˚, максималь һава температурасы көндез +23..+27˚.