Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итә: "Россия авыл яшьләре берлеге" гомумроссия яшьләр иҗтимагый оешмасы, Хәтер һәм Дан елына багышланган «Авыл батырлыгы» Бөтенроссия челтәрле акциясен уздыра. Анда теләгән һәр РФ гражданины катнаша ала. Җиңүчеләрне дипломнар, «Россиянең Хезмәт батырлыгы» дигән мактау билгеләре һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләячәкләр.
Бөтенроссия акциясенең бер өлеше булу өчен, 2020 елның 31 маена кадәр интернеттан файдаланучыларга үзләрен һәм авыл җирендә тылда хезмәт иткән , сугыштан соң илне торгызырга булышкан туганнарының фотосүрәтләрен, #ПодвигСела, #ТатарстанПодвигСела, #ГодПамятиСлавы, #РССМ хэштеглары астында социаль челтәрләрдә (ВКонтакте, Инстаграм) бастырырга кирәк.
Басмада туганның тарихын, шулай ук челтәрле акциядә катнашучы үзе хәзерге вакытта Ватанны үстерү өчен ниләр эшләгәнең язарга кирәк.
Иң яхшы фотографияләрдән акция эшләренең фотокүргәзмәсе оештырылачак. Аның презентациясе 2020 елның июлендә РФ Федераль Җыены Федерация Советында узачак. Җиңүчеләр эксперт жюрилары тарафыннан басмага "лайклар" саны, басманың уникальлеге һәм оригинальлеге буенча билгеләнәчәк.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы билгеләп үткәнчә, «Авыл батырлыгы» акциясе РССМ «Җир тозы» проекты кысаларында уза. Ул Россия Федерациясе Президенты Администрациясендә расланган 2020 елда Хәтер һәм Дан елын Россия Федерациясендә үткәрү буенча төп чаралар планына кертелгән.
Оештыру комитеты контактлары: тел–: 8(495)621-50-52; e-mail – info@rssm.su к
Тулырак мәгълүматны Нигезләмә буенча укыгыз.